5 июньдә Россиядә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне билгеләп үтелә. Аны кем оештырган һәм ни өчен ул нәкъ менә бүген бәйрәм ителгәне турында фактлар җыентыгында сөйлибез.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан республика сулыкларын браконьерларның ятьмәләреннән чистарту эше дәвам итә. Рейд чаралары браконьерлыкка каршы көрәшкә генә юнәлдерелми, ә республика сулыкларында экологик хәлне яхшыртуга да ярдәм итә.
Россия мәктәпләрендә цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык өлкәсендә «Цифрлы ликбез» Бөтенроссия мәгърифәтчелек проектының яңа сезоны старт алды. Проект «ИТ-тармакның кадрлар потенциалын үстерү» һәм «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының мәгълүмати куркынычсызлык федераль проектларына ярдәм итү өчен гамәлгә ашырыла.
Кыргый пошилар шәһәр урамнарында ешрак күренә башлады. Беренче чиратта, бу шәһәр территорияләренең киңәюе һәм хайваннарның миграция юлларын кисеп узучы автомобиль магистральләренең күп булуы белән бәйле. Инстинктка ияреп идарә итүче поши, урманның бер өлешеннән икенчесенә күчкәндә, куркынычны күрми һәм, үзе дә сизмәстән, кеше торакларына якынлаша.
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре мәктәп яны лагерьларында тәрбияләнүчеләрне бәйрәм белән котладылар.
Бүген Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Вахитов һәм Идел буе районы администрациясе вәкилләре белән берлектә «Уылдык» комплекслы оператив-профилактик операциясе кысаларында урам сәүдәсе урыннары буенча рейд чарасы үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында әйдәп баручы вазыйфалар («җитәкчеләр» категориясе) төркеменә кадрлар резервына бәйге игълан ителә. Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлегенә кандидатлар карала (Лениногорск районы).
5 июньнән гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләрендә сөркә-байбак аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.
«Уылдык» операциясе кысаларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Лаеш районының Тетеево авылыннан 2,5 һәм 3,5 км көньяктарак көймәләрдә су биологик ресурсларын законсыз тоту кораллары белән тоткан гражданнарны тоткарлады. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, бүгенге көннән республикада дала байбагының санын исәпкә алу башлана. Ул 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк.