Республикада «Уылдык» комплекслы оператив-профилактик операциясе төгәлләнә. Бу вакытта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре акваторияләр һәм елга култыгы мониторингын үткәрәләр, шулай ук уылдык чәчү чорында балык тоту кагыйдәләрен үтәүне күзәтәләр һәм браконьерлык фактларын туктаталар.
Җылы һава торышы башлану белән юлларда еш кына юл-транспорт һәлакәтләренә сәбәп була торган кыргый хайваннар пәйда була. Иң күп очраклар Алабуга, Лаеш, Югары Ослан, Яшел Үзән, Питрәч һәм Тукай районнарында булды.
5 июньнән гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләрендә сөркә-байбак аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.
Биектау районының Әлдермеш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары уку елын гадәти булмаган рәвештә тәмамларга булдылар. Алар укытучылары белән бергә «Чулпан» дәүләт табигать тыюлыгында булдылар һәм «Табигатькә кагыл» экологик сукмагыннан үттеләр.
Сазлык ябалаклары гаиләсен А.И. Щеповских исемендәге комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать заказнигы территориясендә күреп алалар. Аларны телефон һәм телескоп ярдәмендә төшерергә мөмкинлек була.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенә конкурслар игълан ителә:
Җәйге каникул вакытында уку һәм мәктәп яны лагерына йөрү теләге укучыларда гына түгел, хайваннарда да туа икән. Бу юлы да ике яшьлек кыр кәҗәсе тәкәсе Бөгелмә уку йортына барырга булган.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, бүгенге көннән республикада дала байбагының санын исәпкә алу башлана. Ул 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Бөгелмә районы буенча районара бүлеге башлыгы сирәк очрый торган ике төсле күнканатны коткара. Бу хәбәр шәһәрдә яшәүче хатын-кыздан килә, ул үзләрнә балалар бүлмәсенә ярканат очып кергәнен хәбәр итә.
Лениногорск районында А.И. Щеповских исемендәге комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге «Дала» дәүләт табигать заказнигы территориясендә һәр елны үткәрелә торган якындагы районнарның экологик-агарту эшенә багышланган республика семинары узды.