ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2021 ел
җомга


Кадерле якташлар!
Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
Бу бәйрәм тирән мәгънәгә һәм уникаль көчкә ия. Ул безне берләштерә, яңа җиңүләргә рухландыра.
1 май бәйрәме иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала, ул бөек илебез белән горурланучы төрле буын кешеләрен берләштерә.
Беренче майны безнең ата - бабаларыбыз билгеләп үткән, без дә бу матур традицияне дәвам итәбез һәм аны киләчәк буынга тапшырачакбыз.
Важно, что наша совместная работа, направленная на опережающее развитие республики приносит результат.
Татарстан һәрвакыт үзенең күренекле хезмәт казанышлары белән дан тотты. Шунысы да мөһим, республиканың алгарышлы үсешенә юнәлдерелгән уртак эшебез нәтиҗә китерә. Чөнки һәр кеше көченнән килгәнчә эшли, талант, тырышлык һәм һөнәри осталык күрсәтә!
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм иминлек телим!


29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының биотөрлелек бүлеге хезмәткәрләре, Экологик белемнәр көне кысаларында, Казан шәһәре Идел буе районы 6 нчы гимназиясенең 6 нчы сыйныфында кызыклы һәм мавыктыргыч экологик дәрес үткәрделәр.
Чараның максаты-кызыклы уен формасында әйләнә – тирә мохит һәм аеруча саклаулы табигый территорияләр (алга таба-аеруча саклаулы табигый территорияләр) турында яңа кызыклы фактлар белү.
Укучылар алдында чыгыш ясаганда, биотөрлелек бүлеге башлыгы Роза Әхмәтсафина болай дип ассызыклады: « Дәүләт комитетының төп бурычларының берсе-кеше тормышы өчен уңайлы мохит булдыру, Татарстан Республикасында булган уникаль табигать комплексларын һәм хайваннар дөньясының күптөрлелеген саклау» һәм балаларны Казанның аерым саклана торган табигый территорияләре белән таныштырды. Аннан соң, биремне үтәү авыр булса да, балалар зур энтузиазм белән «Артык хайванны тап»уенында игътибарлылыкларын һәм күзәтүчәнлекләрен тикшерделәр.
Соңыннан чараны биотөрлелек бүлеге белгече Билалова Г.И. дәвам итте, «Парклар маршы-2021» халыкара акциясе һәм әлеге акция кысаларында үткәрелә торган конкурслар турында сөйләде, шулай ук балаларны «Экологик белемнәр көне»нең тарихы һәм максаты белән таныштырды. Шуннан соң укучылар үзләренең экологик белемнәрен «Экологик зарядка» конкурсында һәм «Артык хайванны  тап»уенында тикшерделәр. Чарада катнашучылар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр һәм табигать дөньясының гаҗәеп булуын тагын бер кат расладылар.
Чараның иң күңелле мизгеле- ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан конкурста җиңүчеләрне һәм уеннарда актив катнашучыларны истәлекле призлар белән бүләкләү иде.


27
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында түбәндәге вакансияләр ачык:
- рәис ярдәмчесе;
- сәркатип-эш башкаручы;
- дәүләт органы сайты белән эшләү һәм матбугат хезмәте буенча белгеч.
Тулырак мәгълүмат артыннан (843) 211-73-81 телефон аша мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген, 26 апрельдә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында су биологик ресурсларын саклау һәм «Уылдык чәчү-2021»комплекслы оператив-профилактик операцияне үткәрү буенча Республика советының эш нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды.
Матбугат конференциясендә браконьерлыкны булдырмау буенча гомумреспублика эше, шул исәптән соңгы 3 елның  нәтиҗәләре, балыкчылык кагыйдәләре кебек мәсьәләләр күтәрелде. Шулай ук балыкчылыкка кагылышлы законнардагы соңгы үзгәрешләрне искә төшерделәр, быел браконьерларны тоту ысуллары турында фикер алыштылар, уылдык чәчү чорындагы кагыйдәләрне искә төшереп үттеләр.
Аеруча игътибар су биоресурсларын саклауда җәмәгатьчелекнең роленә бирелде. Ирина Викторовна укучылар, һәвәскәр балыкчылар һәм башка гражданнар катнашкан ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыру һәм чокырчыклар бораулау буенча табигать саклау акцияләренең нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай ук ул браконьерлык фактлары һәм ташландык ятьмәләр турында  «Халык контроле» порталы аша хәбәр итәргә мөмкин булуы турында һәм анда һәр хәбәр оператив рәвештә белгечләр тарафыннан эшкәртелүе турында искәртеп үтте.
.
*(матбугат конференциясенә сылтама - https://www.youtube.com/watch?v=bJuJ6vf-shE )


23
апрель, 2021 ел
җомга


2021 елның 23 апрелендә  комплекслы профильле «Чиста болыннар» дәүләти табигый тыюлыгы үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә. 2001 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 224 нче номерлы карары белән,  киң утраулы системалы Чишмә һәм Прость елга тамагының үзәк һәм  тамак өсте  (алар Кама елгасына кушылган урынында) өлешләрен кертеп, Куйбышев сусаклагычының Чистай районы акваториясендәге 14201,53 га мәйдандагы территория  региональ әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территория статусына ия булды (алга таба – аеруча саклана торган табигый территория). 
Тыюлыкның юбилее уңаеннан Чистай муниципаль районында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан бәйрәм оештырылды.
Бу истәлекле көнне тыюлык администрациясен котларга Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының 4 нче урта мәктәбе укучылары һәм педагогы килде. Балалар шигырьләр формасында экосәламләү белән чыгыш ясадылар һәм матур рәсемнәр ясадылар.
Тыюлык башлыгы Индейкин Р.А. яшь табигать саклаучыларны тыюлыкның барлыкка килү тарихы белән таныштырды, эшчәнлекнең функцияләре һәм төп юнәлешләре, шулай ук табигатьне саклауда аеруча саклана торган табигый территорияләрнең мөһимлеге һәм әһәмияте турында сөйләде. Алынган экологик белемнәрне ныгыту өчен, белгечләр укучылар арасында уен-викторина үткәрделәр.
Тыюлык Чистай муниципаль районының су-сазлык җирләрен, биологик төрлелекне, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы генофондын саклау максаты белән оештырылды.
Экологик белем бирү эшчәнлегендә һәм төрле конкурсларда актив катнашканнары өчен, бәйрәмгә килгән балаларга һәм педагогка рәхмәт йөзеннән, тыюлык администрациясе истәлекле бүләкләр тапшырды.
Чара ахырында балалар, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән берлектә, «Скарятин паркы» территориясендә канатлы дусларыбыз өчен сыерчык оялары элделәр. Һәрбер сыерчык оясы үз хуҗасын табар һәм кошлар үз җырлары белән кешеләрне сөендерер дип өметләнеп калды балалар.


22
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 22 апреленнән Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Буа районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлек башлыгы вазыйфасына кадрлар резервына кертү өчен конкурс игълан итә (әйдәп баручы төркем, җитәкчеләр»категориясе). 
Вакантлы вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат «Идарә кадрларының федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/
Конкурста катнашу өчен гаризалар, аларны кабул итү турында игълан урнаштырылганнан соң 21 көн дәвамында (2021 елның 12 маена кадәр), түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, каб. 203, тел. (843) 211-73-81, 211-66-94.
Конкурс комиссиясе утырышы (якынча) 2021 елның 25 маенда узачак.
 Конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган https://ojm.tatarstan.ru/kadrovaya-politika-test.htm


20
апрель, 2021 ел
сишәмбе


Татарстанның белем бирү оешмаларында дәүләт табигать тыюлыклары хезмәткәрләре Экологик белемнәр көненә багышланган кызыклы бәйрәм чаралары һәм мавыктыргыч экологик дәресләр үткәрделәр. Үткәрелгән чаралар яшь буынның экологик культурасын һәм экологик грамоталылыгын үстерү максаты белән оештырылды.
Арча районының 10 нчы номерлы балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Экомода” дип исемләнгән кызыклы чара узды. Бу-чын бәйрәм, аңа тәрбиячеләр һәм балалар гына түгел, ә ата-аналар да ныклап әзерләнде: алар кием модельләрен һәм ташландык материаллардан ясалган уенчыклар күргәзмәсен күрсәтте. Бу чараның максаты-балаларның һәм ата-аналарның игътибарын калдыкларны эшкәртү һәм икенчел чимал җыю проблемасына җәлеп итү. Тәрбияләнүчеләр “Ашыт” тыюлыгы белгеченең әйләнә-тирә мохитне саклау, табигатькә сак караш кирәклеге турындагы лекциясен тыңладылар.
“Спас” тыюлыгы белгече Любовь Мурзак  Спас районының “Колосок” балалар бакчасының кече төркем тәрбиячесе Осинцева Вера белән берлектә “Без табигатьнең кечкенә сакчылары” дигән темага дәрес үткәрделәр, анда балаларга табигатькә сак караш, урманда чисталыкны саклау турында, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында сөйләделәр. Балалар хайваннар турында табышмаклар чиштеләр, пазллар җыйдылар.
“Кичке Таң” тыюлыгы хезмәткәрләре Әгерҗе муниципаль районының Сарсак-Омга лицеенда дәрес үткәрделәр. “Балалар, әйләнә-тирәлеккә сакчыл карарга, табигать биргәнне сакларга өйрәнергә, дөньяның чынлыкта нәфис икәнен һәм кеше игътибарына мохтаҗ булуын аңларга кирәк»,- дип укучылар алдында чыгыш ясаганда ассызыклап үтте тыюлык башлыгы Руслан Маннапов.
А. И.Щеповских исемендәге “Дала” һәм “Зөя буйлары” тыюлыкларының белгечләре экологик чараларда балаларга Татарстан Республикасы хайваннарының һәм үсемлекләренең сирәк төрләре, аларны саклау формалары һәм юллары турында сөйләделәр, тыюлыклар эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырдылар.
Шулай ук мондый чаралар “Озын Алан” тыюлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Тәтеш районы монастырь башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә, “Чулпан” тыюлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Биектау районының «Байгыш» балалар бакчасында, “Чиста болыннар” тыюлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Чистай районының 4 нче урта мәктәбендә үткәрелде.


19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 17-18 апрелендә, язгы ау чоры ачылу вакытында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм тыюлыклар дирекциясе тарафыннан, ТР буенча Росгвардия, ТР буенча ЭЭМ катнашында, Татарстан Республикасы территориясендә уртак рейдлар үткәрелде.  
Рейд нәтиҗәсендә 55 кеше административ җаваплылыкка тартылды, шуларның 52се - ау кагыйдәләрен бозган өчен, ау вакытын бозган өчен 3 материал, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтне тартып алу турында карар кабул итү өчен, судка җибәреләчәк. 
Коралны саклау һәм йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 3 берәмлек аучылык мылтыгы тартып алынды.
Законны еш бозу очраклары- кирәкле документларның булмавы, якын килеп аулау, профильләр (алдавыч сыбызгы яки кыр үрдәгенә охшаган йорт үрдәкләре) булмау.


16
апрель, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика советының видеоконференция режимында чираттагы утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин рәислегендә Татарстанның 17 муниципаль районы катнашты.
Совет утырышында Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Ф.С. Батков шәхсән катнашты, анда агымдагы елның беренче кварталында ведомствоара район төркемнәренең эшенә йомгак ясады, шулай ук 2021 елның 25 апреленнән 5 июненә кадәр дәвам итәчәк киләсе уылдык чәчү чорына куелган бурычларны әйтеп китте.  
Муниципаль районнар территориясендә ведомствоара эш төркемнәренең нәтиҗәләре түбәндәләр: беренче кварталда хокук бозуларны ачыклау буенча 1423 рейд үткәрелгән, 229 кеше административ җаваплылыкка тартылган, барлыгы 7 җинаять эше кузгатылган. Сулыклардан 1234 законсыз тоту коралы тартып чыгарылды, шул рәвешле булдырылмый калган зыян 24,6 млн. сум тәшкил итте.
Ветеринария һәм санитария документларыннан башка санкцияләнмәгән урыннарда елга балыкларын законсыз сатуга аерым игътибар бирелде. Шулай ук су объектларында законсыз корылмаларны (браконьерлык станнарын) бетерү буенча көчәйтелгән эш алып барылуы турында билгеләп үтелде.
Шулай ук үткәрелгән эш турында Балык күзәтчелеге, Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге  һәм линия полициясе җитәкчеләре сөйләде.

2021 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында эш киңәшмәсе уздырылды.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан Республикасы оешмасы эшчәнлеге турындагы презентация белән Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика оешмасы рәисе урынбасары Нафикова Альбина Рәшит кызы һәм электрон документ әйләнеше дигән материал белән мәгълүмати проектлар белән идарә итү каршындагы уку үзәге директоры Ермолаева Дилә Рәхимҗан кызы чыгыш ясады. 
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасының Кызыл китабын алып бару һәм Дәүләт комитеты эшчәнлегенең башка оештыру мәсьәләләре каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International