«Чатыр-Тау» дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 15 нче «Алтын балык» исемле балалар бакчасында, өлкән һәм әзерлек төркеме балалары өчен ,«Бөтендөнья кыргый табигать көне»нә багышланган экологик дәресләр үткәрделәр.
Иртәгә, 5 мартта Алабуга районында «Вятский берег» («Нократ яры»)аучылык хуҗалыгы территориясендә Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясе узачак.
1973 елның 3 мартында Юкка чыгу куркынычы астында булган кыргый фауна һәм флора төрләре белән халыкара сәүдә турында Конвенция кабул ителде.
Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбе филиалы Мөндеш башлангыч мәктәбендә «Ашыт» тыюлыгы белгече Абдрахманова Гөлнара «Орнитолог көне»нә багышланган чара үткәрде.
Татарстанда тыелган корал - ятьмә кулланып, законсыз балык тоткан өчен, ике браконьер тоткарланды.
«Зөя» дәүләт табигать тыюлыгына белгеч таләп ителә.
Тулырак мәгълүматны белү өчен Биоресурслар буенча дәүләт комитетының дәүләт хезмәте һәм кадрлар секторына (843) 211 73 81 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Татарстанда кышкы маршрутны исәпкә алу буенча эшләр тәмамланды. Кыш маршрутны исәпкә алуга үз төзәтмәләрен кертсә дә, гомуми озынлыгы 17 мең километрдан артык булган 1700 маршрут узылды, бу экватор озынлыгының яртысыннан азрагын тәшкил итә.
28 февральдә кабан һәм кыйммәтле мехлы җәнлекләргә (бүре, төлке, кондыз, сусар) ау сезоны тәмамланды. Шуның белән бәйле рәвештә, аулауга рөхсәт алган барлык аучыларга 20 көн эчендә, тиешле формаларны тутырып, рөхсәтне алган урынга табылган аучылык байлыклары турында мәгълүматны тапшырырга кирәк.
Зур чомга (лат. Podiceps cristatus) — чомгалар гаиләлегенең су йөзүче төр кошы. Кабан күлендә акчарлактан һәм үрдәктән соң өченче кош.
Татарстанда Дәүләт комитеты тарафыннан биоресурсларны законсыз тотуга юл куймау буенча даими рейдлар үткәрелә. Чираттагы рейд Әлки районы территориясендә оештырылды