ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министрының Беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика советы утырышы узды. Киңәшмә ТР Министрлар кабинетында узды. Чарада министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук муниципаль районнар вәкилләре катнашты.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе вәкилләре белән берлектә «Уылдык чәчү» операциясе кысаларында һәм «Дала Зәе» елгасының махсус сакланулы табигый территориясендә рейд барышында 10 ятьмә, моторлы резина көймә табып тартып алдылар.

Росгвардиянең Арча районы буенча лицензия-рөхсәт бирү эше бүлекчәләренә Россия Кораллы Көчләре ихтыяҗлары өчен ау кораллары тапшырдылар. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Әтнә районы аучылары 11 мылтык һәм 362 патрон тапшырдылар.

25 апрельдән Татарстанда «Уылдык чәчү – 2025» комплекслы оператив-профилактик операциясе башлана Идел-Каспий бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре нигезендә, Татарстан өчен 5 июньгә кадәр тыелган сроклар билгеләнгән.  Республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелә. Һәвәскәр балык тоту өчен бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә.


24
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Чиста болыннар» тыюлыгы территориясендә полиция хезмәткәрләре белән уртак күзәтчелек чарасы барышында тыелган балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын (кыслаларны) тотучы гражданинны тоткарладылар. Аның кабартыла торган көймәсе тартып алынды.

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казан шәһәренең кулланучылар базары комитеты, Балыкчылык федераль агентлыгының Урта Идел территориаль идарәсенең Татарстан Республикасы буенча су биологик ресурсларына дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм саклау бүлеге һәм Совет, Вахитов һәм Идел буе районнары администрацияләре белән берлектә урамда сәүдә итү урыннары буенча рейд чарасы уздырдылар. Рейд барышында елга балыгын сату фактлары теркәлде. Хокук бозучыларга карата административ хокук бозу турында Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.2 статьясының 2 өлеше «Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу» буенча беркетмәләр төзелде , кисәтүләр ясалды һәм аңлату әңгәмәләре үткәрелде.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Идел елгасында полиция хезмәткәрләре белән уртак күзәтчелек чарасы барышында тыелган балык тоту кораллары белән көймәдән су биологик ресурсларын тотучы дүрт гражданны тоткарладылар. Алардан моторлы көймә, балык тоту ятьмәләре һәм автомобиль тартып алынды.

Татарстан Республикасында Россиянең аеруча саклана торган табигый территорияләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән «Парклар маршы – 2025» халыкара акциясе старт ала. Быел ул «Кече Ватаныбыз табигатен саклап калу һәм торгызу өчен!» девизы астында уза. Чара кысаларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты үсеп килүче буынны «Минем кече Ватаным табигате» темасына «Тыюлык табигате дөньясы» балалар сәнгать иҗаты конкурсында һәм «Без дөньяны чистартабыз» экологик десантлар конкурсында катнашырга чакыра.


23
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

«Кичке таң» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Әгерҗе районы укучылары белән бергә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Ватан өчен сугышта һәлак булганнар» обелискы территориясендә тәртип урнаштырдылар. Бу мемориал совет солдатларының батырлык һәм каһарманлык символы булып тора, һәм безнең бурыч – киләчәк буыннар өчен алар турында истәлекне саклау.


22
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Республика урманнарында поши бозаулары дөньяга килә башлады. Беренчесен Нурлат районында күреп алалар. Әле сабый булуларына карамастан, пошилар, әниләре белән янәшә атласалар да, инде шактый иркен йөриләр һәм суны, яфракларны һәм яшь ботакларны татып карыйлар. Аларга карап, шундый кечкенә генә бозауларның гаять зур көчле хайваннарга әвереләчәген күз алдына да китерүе кыен. Поши бозавының авырлыгы туганда 6 кг нан 16 кг га кадәр җитә, әмма көз башында инде 60 – 70 кг, ә кайчакта хәтта 100 кг га якын булырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International