ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты искә төшерә: 14 июньнән жирәбәдә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлый. Гаризалар бирү вакыты 26 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Чистайда яшәүче битараф булмаган хатын-кыз шәһәрнең бер урман утыртмасында оядан егылып төшкән Кызыл китапка кертелгән колаклы ябалакны күргән. Аның сүзләренчә, кошка песиләр һөҗүм итә башлаган. Аны коткарыр өчен, ул ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Алар шунда ук килеп җитәләр, кошны тикшерәләр. Тышкы зыян табылмаган. Кошчык нык характерлы булып чыга, үзен яхшы хис итә һәм тамагына да яхшы ашый. Аның тәне әлегә каурыйсыз һәм тыгыз йомшак йон белән капланган. Аңа әле очарга өйрәнергә дә кирәк. Ул, үсеп җиткәнче, белгечләр күзәтүе астында калачак.
14 июньдә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында производство аучылык инспекторына кандидатларның белемнәрен тикшерү узачак.
30 июль көнне 14.00 сәгатьтә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында 2024 – 2025 елгы ау чорында аучылык биләмәләрендә аучылык ресурсларын (поши, себер кыр кәҗәсе һәм бурсык) тотуга рөхсәтләр бүлү (алга таба – жирәбә салу) булачак.
Мөслим районындагы буада яшәүче бер пар ысылдавык аккош әти-әни булганнар. Аларның сигез баласы туа. Ата-ана кайгыртуы яшь аккошларның исән калуы өчен бик мөһим. Алар балаларын йөзәргә, суга чумарга һәм ризык табарга өйрәтәләр. Хәзер балалар үсә һәм көч җыя. Алар инде суда үзләре генә калырга тырышалар.
Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Тукай районындагы районара бүлеге хезмәткәрләренә ваемсыз булмаган шәһәр халкы ярдәм сорап шалтыратты. Алар хайванның бер торак комплексының металл койма арасына кысылып калуы турында хәбәр итте.
Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Чистай районында Сабантуй милли бәйрәмендә катнашты, шәһәр халкын һәм кунакларны Республика Рәисе исеменнән бәйрәм белән котлады.
Чистай районында Прость елгасы буенда табигатьне саклау акциясе узды.«Чиста болыннар» заказнигы хезмәткәрләре оештырган чарада Беренчелә хәрәкәте активистлары һәм Казан инновацион университеты филиалы студентлары катнашты.
5 июньдә Россиядә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне билгеләп үтелә. Аны кем оештырган һәм ни өчен ул нәкъ менә бүген бәйрәм ителгәне турында фактлар җыентыгында сөйлибез.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан республика сулыкларын браконьерларның ятьмәләреннән чистарту эше дәвам итә. Рейд чаралары браконьерлыкка каршы көрәшкә генә юнәлдерелми, ә республика сулыкларында экологик хәлне яхшыртуга да ярдәм итә.