Бюджет учреждениесе белән предприятие арасында 1000 куб. м дан артык агач сатып алу-сату килешүләре төзелгәнлеге ачыкланды. Әмма, закон таләпләрен бозып, бюджет учреждениесе вазыйфаи заты югарыда күрсәтелгән агач сатып алу-сату килешүләре турында Агач һәм аның белән эш итүләрне исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына ялган мәгълүмат биргән.
Көндәлек тормышта без әби-бабайлар белән аралашырга вакытны бик әз бүләбез. Әмма олы яшьтәгеләрне кайгырту һәм аларга игътибар итү турында бер минут та онытырга ярамый.
15 муниципаль районда биологик калдыкларны утильләштерү объектлары закон таләпләренә туры килмәгәнлеге ачыкланды. Муниципаль берәмлекләрдә урнашкан терлекләр каберлекләрендә (биотермик чокырларда) өлешчә коймалар зыян күргән, шул ук вакытта югарыда күрсәтелгән объектлар территориясенә кешеләр һәм хайваннарның керүе мөмкин.
Лаеклы ялда булган хезмәттәшләрне хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде. Халыкара өлкәннәр көне алдыннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты коллективы тармагыбыз ветераннарын бәйрәм белән котлады.
Идел суы дәрәҗәсе түбән булу аркасында, республика сулыкларында «томалану» барлыкка килергә мөмкин, алар суда су биологик ресурслары өчен кирәкле кислород җитмәүгә китерә.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып баруны дәвам итә.
Идел-Чулман бассейны бу җәйдә коры климат зонасында булды. Күп кенә республика елгалары култыгында су кимеде. Су дәрәҗәсенең түбән булуыннан Чулман һәм Идел акваториясе сулыкларында яшәүчеләр зыян күрә. Аларга камышларның актив үсеше дә комачаулый.
Хәбәр Биектау районы предприятиесенең битараф булмаган хезмәткәрләреннән килде. Алар кошның оча алмавын хәбәр иттеләр.
«Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре «Зөя» аучылык хуҗалыгы территориясендәге Буага 50 кг ак амур, толстолобик һәм ялтыравык карп балыкларын чыгардылар.
Көз – аеруча саклана торган табигый территорияләрне төзекләндерү буенча акцияләр үткәрүнең гадәти вакыты.