ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында «Мин һәм Кызыл китап» («Я и Красная книга») исеме астында балалар эшләнмәләре бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Бүләкләнүчеләр арасында – Казанның балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы Президентының 2022 елның 21 декабрендәге УП-906 номерлы Указы белән, кыргый дуңгызларның африка чумасы авыруы белән авырулары сәбәпле, республиканың аерым территорияләрендә аларның имин булмавына бәйле рәвештә урнаштырылган ау өлешендәге барлык чикләүләр бетерелүен хәбәр итә.
ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика советы утырышы узды. Чарада министрлыклар һәм ведомстволар, үзәк аппаратлар, муниципаль берәмлекләр администрацияләре вәкилләре, шулай ук ведомствоара комиссияләр катнашты.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетына Яңа Чишмә, Менделеевск һәм Кайбыч районнарына инспекторлар составы кирәк.
Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков «Теләкләр чыршысы» дип аталган федераль ирекле акциядә катнашты. Ул чыршыдан Лениногорск районының Тимәш авылыннан 3 яшьлек Максимның открыткасын алды. Бу бала тимер юл турында хыяллана.
Мобиль кушымта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белгечләре белән берлектә эшләнә һәм 2023 ел уртасында эшли башлаячак.
«Кичке Таң» дәүләт табигать тыюлыгы башлыгы Руслан Маннапов «ЭКОлидер-2022» республика бәйгесендә «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт инспекторы» номинациясе җиңүчесе булды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр төрләре буенча даими комиссия утырышы булды.
«Зөя буйлары» тыюлыгы хезмәткәрләре «Йолдызкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән берлектә Буаның үзәк паркында кошлар ашханәләре урнаштырдылар.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты халыкның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында чаралар оештырыла.