ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген, 26 апрельдә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында су биологик ресурсларын саклау һәм «Уылдык чәчү-2021»комплекслы оператив-профилактик операцияне үткәрү буенча Республика советының эш нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды.
Матбугат конференциясендә браконьерлыкны булдырмау буенча гомумреспублика эше, шул исәптән соңгы 3 елның  нәтиҗәләре, балыкчылык кагыйдәләре кебек мәсьәләләр күтәрелде. Шулай ук балыкчылыкка кагылышлы законнардагы соңгы үзгәрешләрне искә төшерделәр, быел браконьерларны тоту ысуллары турында фикер алыштылар, уылдык чәчү чорындагы кагыйдәләрне искә төшереп үттеләр.
Аеруча игътибар су биоресурсларын саклауда җәмәгатьчелекнең роленә бирелде. Ирина Викторовна укучылар, һәвәскәр балыкчылар һәм башка гражданнар катнашкан ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыру һәм чокырчыклар бораулау буенча табигать саклау акцияләренең нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай ук ул браконьерлык фактлары һәм ташландык ятьмәләр турында  «Халык контроле» порталы аша хәбәр итәргә мөмкин булуы турында һәм анда һәр хәбәр оператив рәвештә белгечләр тарафыннан эшкәртелүе турында искәртеп үтте.
.
*(матбугат конференциясенә сылтама - https://www.youtube.com/watch?v=bJuJ6vf-shE )


23
апрель, 2021 ел
җомга


2021 елның 23 апрелендә  комплекслы профильле «Чиста болыннар» дәүләти табигый тыюлыгы үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә. 2001 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 224 нче номерлы карары белән,  киң утраулы системалы Чишмә һәм Прость елга тамагының үзәк һәм  тамак өсте  (алар Кама елгасына кушылган урынында) өлешләрен кертеп, Куйбышев сусаклагычының Чистай районы акваториясендәге 14201,53 га мәйдандагы территория  региональ әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территория статусына ия булды (алга таба – аеруча саклана торган табигый территория). 
Тыюлыкның юбилее уңаеннан Чистай муниципаль районында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан бәйрәм оештырылды.
Бу истәлекле көнне тыюлык администрациясен котларга Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының 4 нче урта мәктәбе укучылары һәм педагогы килде. Балалар шигырьләр формасында экосәламләү белән чыгыш ясадылар һәм матур рәсемнәр ясадылар.
Тыюлык башлыгы Индейкин Р.А. яшь табигать саклаучыларны тыюлыкның барлыкка килү тарихы белән таныштырды, эшчәнлекнең функцияләре һәм төп юнәлешләре, шулай ук табигатьне саклауда аеруча саклана торган табигый территорияләрнең мөһимлеге һәм әһәмияте турында сөйләде. Алынган экологик белемнәрне ныгыту өчен, белгечләр укучылар арасында уен-викторина үткәрделәр.
Тыюлык Чистай муниципаль районының су-сазлык җирләрен, биологик төрлелекне, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы генофондын саклау максаты белән оештырылды.
Экологик белем бирү эшчәнлегендә һәм төрле конкурсларда актив катнашканнары өчен, бәйрәмгә килгән балаларга һәм педагогка рәхмәт йөзеннән, тыюлык администрациясе истәлекле бүләкләр тапшырды.
Чара ахырында балалар, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән берлектә, «Скарятин паркы» территориясендә канатлы дусларыбыз өчен сыерчык оялары элделәр. Һәрбер сыерчык оясы үз хуҗасын табар һәм кошлар үз җырлары белән кешеләрне сөендерер дип өметләнеп калды балалар.


22
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 22 апреленнән Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Буа районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлек башлыгы вазыйфасына кадрлар резервына кертү өчен конкурс игълан итә (әйдәп баручы төркем, җитәкчеләр»категориясе). 
Вакантлы вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат «Идарә кадрларының федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/
Конкурста катнашу өчен гаризалар, аларны кабул итү турында игълан урнаштырылганнан соң 21 көн дәвамында (2021 елның 12 маена кадәр), түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, каб. 203, тел. (843) 211-73-81, 211-66-94.
Конкурс комиссиясе утырышы (якынча) 2021 елның 25 маенда узачак.
 Конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган https://ojm.tatarstan.ru/kadrovaya-politika-test.htm


20
апрель, 2021 ел
сишәмбе


Татарстанның белем бирү оешмаларында дәүләт табигать тыюлыклары хезмәткәрләре Экологик белемнәр көненә багышланган кызыклы бәйрәм чаралары һәм мавыктыргыч экологик дәресләр үткәрделәр. Үткәрелгән чаралар яшь буынның экологик культурасын һәм экологик грамоталылыгын үстерү максаты белән оештырылды.
Арча районының 10 нчы номерлы балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Экомода” дип исемләнгән кызыклы чара узды. Бу-чын бәйрәм, аңа тәрбиячеләр һәм балалар гына түгел, ә ата-аналар да ныклап әзерләнде: алар кием модельләрен һәм ташландык материаллардан ясалган уенчыклар күргәзмәсен күрсәтте. Бу чараның максаты-балаларның һәм ата-аналарның игътибарын калдыкларны эшкәртү һәм икенчел чимал җыю проблемасына җәлеп итү. Тәрбияләнүчеләр “Ашыт” тыюлыгы белгеченең әйләнә-тирә мохитне саклау, табигатькә сак караш кирәклеге турындагы лекциясен тыңладылар.
“Спас” тыюлыгы белгече Любовь Мурзак  Спас районының “Колосок” балалар бакчасының кече төркем тәрбиячесе Осинцева Вера белән берлектә “Без табигатьнең кечкенә сакчылары” дигән темага дәрес үткәрделәр, анда балаларга табигатькә сак караш, урманда чисталыкны саклау турында, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында сөйләделәр. Балалар хайваннар турында табышмаклар чиштеләр, пазллар җыйдылар.
“Кичке Таң” тыюлыгы хезмәткәрләре Әгерҗе муниципаль районының Сарсак-Омга лицеенда дәрес үткәрделәр. “Балалар, әйләнә-тирәлеккә сакчыл карарга, табигать биргәнне сакларга өйрәнергә, дөньяның чынлыкта нәфис икәнен һәм кеше игътибарына мохтаҗ булуын аңларга кирәк»,- дип укучылар алдында чыгыш ясаганда ассызыклап үтте тыюлык башлыгы Руслан Маннапов.
А. И.Щеповских исемендәге “Дала” һәм “Зөя буйлары” тыюлыкларының белгечләре экологик чараларда балаларга Татарстан Республикасы хайваннарының һәм үсемлекләренең сирәк төрләре, аларны саклау формалары һәм юллары турында сөйләделәр, тыюлыклар эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырдылар.
Шулай ук мондый чаралар “Озын Алан” тыюлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Тәтеш районы монастырь башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә, “Чулпан” тыюлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Биектау районының «Байгыш» балалар бакчасында, “Чиста болыннар” тыюлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Чистай районының 4 нче урта мәктәбендә үткәрелде.


19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 17-18 апрелендә, язгы ау чоры ачылу вакытында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм тыюлыклар дирекциясе тарафыннан, ТР буенча Росгвардия, ТР буенча ЭЭМ катнашында, Татарстан Республикасы территориясендә уртак рейдлар үткәрелде.  
Рейд нәтиҗәсендә 55 кеше административ җаваплылыкка тартылды, шуларның 52се - ау кагыйдәләрен бозган өчен, ау вакытын бозган өчен 3 материал, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтне тартып алу турында карар кабул итү өчен, судка җибәреләчәк. 
Коралны саклау һәм йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 3 берәмлек аучылык мылтыгы тартып алынды.
Законны еш бозу очраклары- кирәкле документларның булмавы, якын килеп аулау, профильләр (алдавыч сыбызгы яки кыр үрдәгенә охшаган йорт үрдәкләре) булмау.


16
апрель, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика советының видеоконференция режимында чираттагы утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин рәислегендә Татарстанның 17 муниципаль районы катнашты.
Совет утырышында Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Ф.С. Батков шәхсән катнашты, анда агымдагы елның беренче кварталында ведомствоара район төркемнәренең эшенә йомгак ясады, шулай ук 2021 елның 25 апреленнән 5 июненә кадәр дәвам итәчәк киләсе уылдык чәчү чорына куелган бурычларны әйтеп китте.  
Муниципаль районнар территориясендә ведомствоара эш төркемнәренең нәтиҗәләре түбәндәләр: беренче кварталда хокук бозуларны ачыклау буенча 1423 рейд үткәрелгән, 229 кеше административ җаваплылыкка тартылган, барлыгы 7 җинаять эше кузгатылган. Сулыклардан 1234 законсыз тоту коралы тартып чыгарылды, шул рәвешле булдырылмый калган зыян 24,6 млн. сум тәшкил итте.
Ветеринария һәм санитария документларыннан башка санкцияләнмәгән урыннарда елга балыкларын законсыз сатуга аерым игътибар бирелде. Шулай ук су объектларында законсыз корылмаларны (браконьерлык станнарын) бетерү буенча көчәйтелгән эш алып барылуы турында билгеләп үтелде.
Шулай ук үткәрелгән эш турында Балык күзәтчелеге, Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге  һәм линия полициясе җитәкчеләре сөйләде.

2021 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында эш киңәшмәсе уздырылды.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан Республикасы оешмасы эшчәнлеге турындагы презентация белән Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика оешмасы рәисе урынбасары Нафикова Альбина Рәшит кызы һәм электрон документ әйләнеше дигән материал белән мәгълүмати проектлар белән идарә итү каршындагы уку үзәге директоры Ермолаева Дилә Рәхимҗан кызы чыгыш ясады. 
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасының Кызыл китабын алып бару һәм Дәүләт комитеты эшчәнлегенең башка оештыру мәсьәләләре каралды.


15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген дөньяның күп кенә илләрендә Экологик белем көне билгеләп үтелә, аның максаты-экологик белемнәрне алга этәрү һәм халыкның экологик культурасын күтәрү, җәмәгатьчелеккә экологик куркынычсызлык өлкәсендә алып барыла торган эшләр һәм әйләнә-тирәлекнең торышы турында хәбәр итү, шулай ук экологик фикер йөртә белгән гражданны тәрбияләү һәм әзерләү.
Бу бәйрәмнең тарихы 1992 елдан , дөньяның барлык илләре халкына исән калу стратегиясен тормышка ашыруда һәм кешелекнең тотрыклы үсеше өчен экологик белем бирүнең гаять зур әһәмиятен ассызыклап,     әйләнә-тирә мохит проблемалары турында фикер алышынган Рио-де-Жанейрода узган БМО Конференциясеннән бирле алып барыла.Россиядә бу бәйрәм 1996 елдан бирле, иҗтимагый табигать саклау оешмалары инициативасы белән билгеләп үтелә.
Хәзерге дөньяда экологик белем бирүнең әһәмияте беркемдә дә шик тудырмый, күп кенә илләрдә ул белем һәм тәрбия бирүнең өстенлекле юнәлеше булып тора. Ул табигатьне саклау проблемаларын хәл итүдә иң мөһим чара буларак танылды. Бу көн бу өлкәдә эшләүче  белгечләр өчен генә түгел, ә планетаның барлык кешеләре өчен дә әһәмиятле, чөнки кешелекнең киләчәге шуңа бәйле.
Экологик белем һәм тәрбия бирү, Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Дәүләт табигать тыюлыкларының белгечләре һәм районара бүлек хезмәткәрләре 2020 ел дәвамында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм башка учреждениеләрдә  451 экологик-белем бирү чарасы үткәрде. 3 яшьтән 70 яшькә кадәрге 22 меңгә якын тыңлаучы өчен 428 лекция, видеоэлемтә буенча 11 лекция укылды, 59 интерактив уен, 158 викторина, 13 мастер-класс, 69 табигать саклау чарасы үткәрелде, 19 түгәрәк өстәл һәм очрашу, 11 экскурсия оештырылды.


14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 17 апрельдән казларга һәм ата үрдәкләргә язгы ау сезоны ачыла, ул 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшереп китәбез, бу сезонда ау ышыктан һәм шома көпшәле ату коралыннан  файдаланып гына башкарыла, йөреп аулау тыела. Язгы ау чорында теләсә нинди йөзү чаралары бары тик хәрәкәтсез ышык урынын булдыру, ә шулай ук моторны кулланмыйча табылган киекләрне алу һәм башка урынга күчерү өчен генә файдаланыла ала.
Казларны аулау карачкылар һәм (яки) профильләр һәм (яки) ана үрдәкләр һәм (яки) алдавыч сыбызгы кулланып кына алып барылырга мөмкин.
Ата үрдәкләрне аулау йорт үрдәкләрен һәм (яки)  карачкылар һәм ( яки) алдавыч сыбызгы  кулланып кына алып барылырга мөмкин.


12
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары Лаеш районында рөхсәтсез балык сату урыннарын ачыклау буенча рейд үткәрде. Сокуры авылында бер ир кеше законсыз рәвештә сазан һәм толстолобик балыгы белән сәүдә иткән. Үзе белән ветеринария һәм башка кирәкле документлары юк иде. Урынга полиция хезмәткәрләре чакырылды, барлык продукция дә тартып алынды. Сатуга кергән товар маркировкаланырга тиеш дип ассызыклый белгечләр. Балык маркировкасында аның кайчан һәм кайда сатып алынуы, саклау вакыты турында мәгълүмат булырга тиеш. Әллә каян тотылган балыкны ашау, сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин.
Узган елда 6767 рейд чарасы үткәрелгән, нәтиҗәдә 3161 административ хокук бозу ачыкланган; 135 җинаять эше кузгатылган; сулыклардан чыгарылган законсыз тоту коралларының гомуми саны 9073 данә тәшкил иткән, шул исәптән Дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан 5967 берәмлек ; 2016 елдан бирле табылган 74 браконьер станының 45е бетерелгән; браконьерлык ысулы белән тоткан балык белән санкцияләнмәгән сәүдә итү буенча 14 урын ачыкланган, шул исәптән республиканың автомобиль магистральләрендә.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты гражданнарны браконьерлыкка каршы көрәш чараларында актив катнашырга чакыра. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» мөрәҗәгать итү блогы бар, шулай ук «кайнар линия» телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International