Җәй ахыры һәм көз башы – эре тояклы хайваннарда, шул исәптән пошиларда да куышу чоры. Ике айга кадәр дәвам итәргә мөмкин булган куышу чорында алар аеруча куркыныч һәм хәтта ирексездән кешегә һөҗүм итәргә мөмкиннәр. Бу чорда ата пошилар аз ашый һәм күп күчеп йөри. Төн буена алар шактый ерак араларны шул исәптән автотрассаларга чыгып һәм куркыныч вәзгыять тудырып үтәргә мөмкин. Поши – машина йөртүчеләр өчен иң куркыныч хайван, чөнки ул гаять зур: өлкән хайванның авырлыгы 300 килограммнан 600 килограммга кадәр. Машина йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга, тәүлекнең караңгы вакытында трассаларда тизлекне киметергә һәм тарала торган яктылыклы томанга каршы фараларны кабызырга киңәш ителә.
Махсус хәрби операция ветераны, лейтенант, Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Батырлар. Татарстан Геройлары» ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү республика программасы җиңүчесе Кирилл Дмитриев табигатьне саклау буенча штаттан тыш иҗтимагый инспектор сыйфатында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты эше белән танышуын дәвам итә.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Аксубай районының «Бөркет» аучылык биләмәсе территориясендә Аксубай һәм Яңа Чишмә районнарында яшәүчеләрне законсыз рәвештә поши аулаган өчен тоткарлаган. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 258 статьясы «Законсыз аулау» буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Сирәк очрый торган хайваннарны тәрбияләү үзәгендә тәрбияләнүче биш кошчык туган якларда иреккә чыгарылды. Моңа кадәр махсуслаштырылган үзәктә тернәкләндерү узган өч торымтай, бүдәнә карчыгасы һәм чеглок (лачын) табигый яшәү тирәлегенә кире кайтты.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм республикабыз аучылар махсус хәрби операция зонасына мылтыклар җибәрүне дәвам итәләр. Чираттагы корал тапшыру Азнакай районында булды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2025 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча беренче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт бирүне тәмамлады. Тапшыру нәтиҗәләре буенча билгеләнгән срокта рөхсәт алмаган резервтагылар бар.
Яңа сезон аучылар тормышына кайбер үзгәрешләр кертәчәк: 1 сентябрьдән яңа аучыларга аучылык билеты алу өчен аучылык минимумын белүгә мәҗбүри түләүсез имтихан кертелә. Белемнәрне кыскача раслау урынына хәзер теория һәм практиканы тапшырырга туры киләчәк, шул ук вакытта сораулар күбрәк булачак, ә катлаулылык дәрәҗәсе артачак. Аучылык билеты ауны гамәлгә ашыру, шулай ук лицензияле корал алу өчен мәҗбүри документ булып тора. Аучылык минимумы – законлы һәм куркынычсыз аучылык өчен төп белеме комплексы ул.
Битараф булмаган татарстанлылар шәһәр урамнарында һаман да кошлар таба. Чираттагы шундый кош – саз карчыгасы. Гражданнар сүзләренчә, алар оча алмый азапланган ерткычны күреп алалар. Аның тормышы өчен куркып, кошны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләренә тапшыралар.
29 августта 2025 елгы жирәбә буенча беренче чираттагы резервтагыларга ау ресурсларын тотуга рөхсәт бирү төгәлләнә.