ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты җитештерү аучылык инспекторларына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында хәбәр итә. «Җитештерү аучылык инспекторы кандидатына таләпләрне белүне тикшерү тәртибен раслау турында» 2014 елның 9 гыйнварындагы 4 номерлы РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы боерыгы нигезендә.
Бүген Өлкәннәр декадасы кысаларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Мамадыш районында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чараларда катнашты. Өлкән буын вәкилләре белән очрашу Политехника көллиятенең концертлар залында узды. Өлкән яшьтәге мамадышлылар өчен концерт программасы, шулай ук компьютер техникасы белән эшләү, пенсияләр һәм социаль түләүләр мәсьәләләре буенча консультацияләр оештырылды. Бәйрәм кунаклары алдында чыгыш ясап, Федор Батков мамадышлыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Хөкүмәте исеменнән әлеге мөһим көн белән котлады. Ул ассызыклаганча, бу билгеле бер яшькә җиткән илебез гражданнарын хөрмәтләүнең иң күңелле һәм ихлас бәйрәмнәренең берсе.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты коллективы Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында тармак ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Аларның хезмәте һәм сабырлыгы ихлас рәхмәт сүзләренә лаек. Үз эшенең профессионаллары булган бу гаҗәеп кешеләрне яраткан эшенә тугрылык, гомерлеккә сайланган һөнәргә ихлас мәхәббәт берләштергән.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2025 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу хокукы күчкән дүртенче чираттагы резервтагылар турында хәбәр итә.
Алтын көздә тиеннәр, күпләп чикләвек, имән чикләвеге һәм күркә җыеп, кышка хәстәрләнәләр. Дөрес туклану аларның исән калуында мөһим роль уйный, шуңа күрә тукландырганда бу кимерүчеләргә нинди ризыклар яраганын белү мөһим. Тиеннәрне әстерхан һәм эрбет чикләвеге, кыздырылмаган көнбагыш һәм кабак төшләре (берьюлы 5 данәгә кадәр), кабыклы фундук белән тукландырырга мөмкин. Алар рәхәтләнеп яңа өлгергән һәм киптерелгән алма, груша, банан, шулай ук яшелчә — кишер һәм ташкабак ашыйлар. Алага миләш һәм карлыган, шулай ук коры җиләк-җимешләр (күрәгә, инҗир, йөзем, караҗимеш) файдалы. Пешкән йомырка тәкъдим итәргә була.
Казан (Идел буе) Федераль Университеты тикшеренүчеләре ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты экспертлары белән берлектә Азнакай районының уникаль табигый байлыгын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшләре үткәрделәр һәм республикадагы махсус сак астында булган флораның сирәк очрый торган алты вәкилен таптылар. Табылдыклар арасында биек ярмабаш печән, садә оносма, тәбәнәк бадәм, йомыркасыман җимешле мәче борчагы, кәкре сабаклы гриммий мүге һәм лензитес Варнье гөмбәсе бар иде.
Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Республика Рәисе Рөстәм Миннеханов башлангычы белән төзелгән «Батырлар. Герои Татарстана» ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү республика программасында катнашучы махсус хәрби операция ветераны, лейтенант Кирилл Дмитриев белән очрашты. Очрашу барышында алар уртак эш юнәлешләре, шулай ук стажировка һәм һөнәри әзерлек буенча планнар турында фикер алыштылар.
Азнакай районында төбәк әһәмиятендәге биологик (зоологик) «Сөркәр колониясе» дәүләт табигать заказнигы булдырылды. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Көз – ул илһам, ачык төсләр һәм иҗат өчен бай табигый материал чоры. Нәкъ менә шул чорда эшләнмәләр ясау аеруча күңелле. Шуңа күрә дә көзен гадәт буенча ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» («Я и Красная книга») исеме астында балалар эшләнмәләре бәйгесе игълан итә. Бәйгедә республиканың мәктәпкәчә яшьтәге балалары һәм белем бирү учреждениеләре укучылары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнаша ала.