ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2023 ел
җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан табигатькә, аеруча саклана торган табигый территорияләргә сакчыл мөнәсәбәт мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү, су объектларының торышын яхшырту, шулай ук халыкның экологик культурасын тәрбияләү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан дәүләт табигать тыюлыкларында һәм табигать һәйкәлләрендә экскурсияләр һәм өмәләр оештырыла.


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Апрельдән июльгә кадәр кошларда үрчем-ояда утыру чоры була. Кошлар бала чыгара. Җылы яклардан кайткач, парлаша башлыйлар һәм бала чыгарырга әзерләнәләр.


19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Язгы пейзаж һәм бөтен тирәлектә яңгыраган кошлар сайравы... «Колосок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне «Озын Алан» дәүләт табигать заказнигы нәкъ менә шундый хозурлыгы белән гаҗәпләндерде.


18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Язгы җылы көннәр башланды, һәм укучылар саф һавада файдалы дәресләр үткәрә башладылар. Бүген Нурма урта белем бирү мәктәбе укучылары «Балтач» дәүләт табигать тыюлыгы һәм район участок урманчылыгы хезмәткәрләре белән берлектә «Тимирязев» ҖЧҖнең ермак-коры үзәнле урынында 1000 нарат үсентесе утырттылар.


17
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Сарман районы буенча районара бүлеге хезмәткәрләре байбакны коткардылар. Коткару операциясе Дүсем авылында узды.


14
апрель, 2023 ел
җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Спас районы буенча районара бүлеге һәм «Спас» заказнигы администрациясе хезмәткәрләре кондызны коткарды. Аны Болгар шәһәренең азык-төлек кибете янында тапканнар.

Кешелек көн саен әйләнә-тирә мохиткә зур тискәре йогынты ясый. Мондый начар нәтиҗәләрне киметү өчен, «Сурнар» дәүләт табигый зоология (аучылык) заказнигы белгечләре үсеп килүче буынга табигатьтә йөргәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шулай ук ни өчен әйләнә-тирә мохитне сакларга кирәк һәм урманны чүпләргә ярамаганлыгы турында сөйлиләр.

15 апрельдән республикада янгын куркынычы зур булган чор башлана. Бу вакытта учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләннәрне һәм чүп-чарны яндыру тыела. Махсус янмый торган савытларда һәм башкаларда ризык әзерләү өчен ачык ут кулланырга ярамый.


13
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ел саен башкарыла торган сулыклардан браконьерларның ятьмәләрен алу эше дәвам итәләр.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында кадрлар резервына түбәндәге вазыйфаларга бәйгеләр игълан ителә: биологик төрлелек бүлеге башлыгы, хайваннар дөньясы мониторингы башлыгы һәм әйдәп баручы төркемгә (хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм махсус саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлеге).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International