ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2025 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча икенче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт бирүне тәмамлады. Тапшыру нәтиҗәләре буенча билгеләнгән срокта рөхсәт алмаган резервтагылар бар.
Әтнә районының үзәк өлешендә махсус саклана торган уникаль табигый территория – 1997 елда төзелгән төбәк әһәмиятендәге «Ашыт» дәүләт табигать заказнигы урнашкан. Казан эрозия-тигезлек районына кергән бу табигый комплекс үзенең бай биологик төрлелеге белән дан тота. Тыюлыкның төп үзенчәлеге – аның язгы миграция вакытында су кошлары өчен табигый тукталыш булуы. Язгы ташу чорында биредә 2000 нән артык каз (ак маңгайлы каз, ындыр казы һәм соры каз), шулай ук кыр үрдәге, свиязь һәм чүрәкәйләр җыела. Канатлы тереклек ияләре арасында Кызыл китапка кертелгән соры торналар, ысылдавык аккош, зур күлбога, болын карчыгасы, зур кроншнеп, кулик-саескан һәм башка сирәк очрый торган кошлар шактый.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, бүген республикада кайбер төр кыйммәтле мехлы хайваннарга (үр куяны, төлке, корсак) һәм барлык җенес-яшь төркемнәрендәге пошиларга ау сезоны ачыла.
Бүген татарстанлылар беренче тапкыр Рәис сайлауларында катнашып кына калмыйча, кайберләре беренче тапкыр тавыш бирә. Шуларның берсе – Арча шәһәрендә яшәүче Әмир Габдрахманов. Ул, республиканың иң мөһим сайлауларында катнашу өчен, иртә таңнан сайлау участогына килде.
Бүген республикабыз Рәисне сайлый. Сайлауларда ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренең өч күп балалы гаиләсе дә катнаша.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының буыннан-буынга традицияләрне, белемнәрне, күнекмәләрне һәм осталыкларны тапшыручы ике хезмәт династиясе вәкилләре, ТР Рәисен сайлауларда тавыш бирү өчен, республиканың сайлау участокларына килделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларда катнашты.
Бүген Бөтендөнья торналар көне билгеләп үтелә. Алар кайларда яшиләр соң? Актаныш районының Сөн елгасы үзәнендә ел саен республиканың Кызыл китабына кертелгән сирәк очрый торган кош – соры торна төркеме җыела.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 15 нче сентябрьдә 2025 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча икенче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт бирү тәмамлануы турында искәртә.
ТР Ббиоресурслар буенча дәүләт комитетының Иҗтимагый советы утырышында махсус сакланылучы яңа табигый территорияләр булдыру һәм су биоресурсларын саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.