ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген туктату буенча актив эш алып бара.


1
апрель, 2022 ел
җомга

1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Ул төр төрлелеген һәм кошларның санын саклау зарурлыгына игътибарны җәлеп итәргә өнди. Моңа бәйле рәвештә, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Татарстанда еш очрый торган топ 10 кош әзерләде.
 

Татарстанда кыш көне һава җитмәүлектән балыкның үлүен булдырмау чаралары төгәлләнде. Алар “Балык-Булсын!”акциясе  кысаларында оештырылды. 
 

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, 2 апрельдән ярдәмче үрдәкләрне кулланып, ата үрдәкләрне аулау сезоны ачыла. Ул 6 майга кадәр дәвам итәчәк.
 

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында түбәндәге вазыйфаларга кадрлар резервына кертүгә конкурс дәвам итә:
 


31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Спас дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре кыр кәҗәсен табигый яшәү урынына кайтару өчен аерым бер операция үткәрделәр. Аны Болгар авылы читендә тапканнар.


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 7 апрельдән 10 апрельгә кадәр “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Балыкчы. Аучы.” Дигән 16 нчы махсус күргәзмә узачагы турында хәбәр итә.

Теләче районында экологик белем һәм тәрбия мәсьәләләре буенча “Безнең тирәдәге экология:студентларның, укучыларның тикшеренүләре һәм проект эшчәнлеге” дигән Бөтен Россия фәнни-практик конференция узды.Чарада “Ашит” дәүләт тыюлыгы белгече Рәшит Ахмәтҗанов, шулай ук ​​Арча, Балтач, Балык Бистәсе, Саба, Яшел Үзән, Теләче, Кукмара, Чүпрәле, Чиремшән, Мамадыш районнарының, Мәскәү өлкәсе,  Мари Эл, Казахстан һәм Төркмәнстан республикаларының укытучылары катнашты.


29
март, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты язгы ау сезонында 18 аерым саклана торган табигый территориядә тыю барлыгы турында хәбәр итә.


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

Әлмәт шәһәрендә  “Нефтьчеләр һәм төбәкчеләр тарихи- мәдәни мирасны барлау, торгызу юлында“ дип исемләнгән фәнни – гамәли конференция узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International