Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының җаваплы хезмәткәрләре видеоконференция режимында район белгечләре белән, аучылык ресурсларының кышкы маршрутын исәпкә алуны уздыру һәм аучылык җир-суларында кабан дуңгызларының баш санын киметү буенча эш нәтиҗәләре турында киңәшмә үткәрделәр.
Шоңкар – бераз дала лачынын хәтерләтә торган, ачык төстәге матур кош. Бу лачыннар гаиләсендә иң эре, көчле, акыллы, чыдам, тиз һәм сак кош.
27 гыйнварда Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ГИМС үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы хезмәткәрләре тарафыннан, балыкларга кислород җитсен өчен.
2021 елның 26 нчы гыйнварында Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Р.Г. Шәрәфетдинов тарафыннан Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләрнең сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган төрләре буенча даими эшли торган комиссиясе һәм фәнни-техник советның уртак утырышы үткәрелде.
Спас районы укучылары өчен табигать турында дәрес үткәрделәр
ТР Спас муниципаль районының 1нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен, «Спас» тыюлыгы белгечләре экологик дәрес үткәрде. Тыюлык белгече Любовь Мурзак балаларга аеруча саклаулы табигать территориясенең нәрсә икәнлеге, аларның роле, мәйданы һәм кыйммәте турында, Россиядә беренче Баргуҗа исемле дәүләт тыюлыгын оештыру турында, тыюлыклар, милли парклар, заказниклар турында, Россиядә, шулай ук Татарстан Республикасында урнашкан табигать һәйкәлләре турында сөйләде. Балалар аеруча саклана торган һәм ТР Кызыл китабына кертелгән флора һәм фауна, хайваннар һәм үсемлекләр турында белделәр. Аеруча саклаулы табигать территорияләре турында алган белемнәрен ныгыту өчен, балаларга Идел-Кама биосфера тыюлыгы һәм «Түбән Кама» милли паркы турында фильмнар күрсәтелде.
Чара ахырында балалар белән Татарстан Республикасының аеруча саклана торган табигый территорияләрен белүгә викторина үткәрелде.
Очкалак тиен яки очар тиен кимерүче кечкенә хайван , ул «Тиенлеләр» гаиләсенә һәм «Имезүчеләр» классына карый.
Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Кама Тамагы татар мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән берлектә «Балык – булсын» акциясен үткәрде.
"Балык-булсын!" акциясе кысаларында Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре республика сулыкларында кислород дәрәҗәсен тикшерә башлады.
Гам-Ковид-Вак вакцинасы («Спутник V» сәүдә маркасы) Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф. Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге тарафыннан эшләнгән. Теркәү таныклыгы 11.08.2020 бирелде.
Балалар белән дәресләр «Кышын кошларны ашатыгыз»масштаблы акциясенең бер өлеше булды. «Кичкетаң», «Ашыт» һәм «Зөя» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре кышлаучы кошлар көненә багышланган дәрес үткәрделәр.