ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Спас» заказнигы территориясендә Куралово авылының көньягыннан 500 метр ераклыкта Әлки районының Базарлы Матак авылында яшәүче, законсыз балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тоткан кешене тоткарлады. Аңардан «Прогресс» моторлы көймәсе, «Сузуки 15» моторы, кармак җебеннән үрелгән ятьмәләр һәм балык тартып алынды.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2025 – 2026 елларда гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләрендә аучылык ресурсларын аулауга рөхсәтләрне бүлү буенча җирәбәдә катнашу өчен килгән гаризаларны эшкәртү тәмамлануы турында хәбәр итә.


28
июнь, 2025 ел
шимбә

Яшьләр көнендә Татарстанда яшәүче яшьләрнең әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланган якты башлангычларын искә төшерәсе килә. Тәтеш районы укучылары, «Озын Алан» заказнигының биологик төрлелеге турындагы тикшеренү белән таныштырып, «Туган ягым тыюлыгы территорияләре» Гомумроссия мәктәп командалары конкурсында җиңүчеләр булдылар. Аларның эше командага 77 катнашучы арасында җиңү китереп кенә калмады, яшь буынның табигый мирасны актив өйрәнүен һәм саклавын да күрсәтте. Алар үзләренең ачышлары турында сыйныфташларына һәм социаль челтәрләрдә актив сөйләделәр, ә җәй ахырында, экологик лагерьның белем бирү программасында катнашу өчен, Мәскәүгә юл тотачаклар.


27
июнь, 2025 ел
җомга

Казанның битараф булмаган кешесе үр куянын коткара. Ул аны РФ Оборона министрлыгының Хәрби госпитале районындагы машина юлында таба һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә тапшыра.

Татарстан Республикасының 37 муниципаль районыннан, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 5169 яшь эколог «Парклар маршы-2025» Халыкара акциясендә катнашты. Чара кысаларында «Минем кече Ватаным табигате» темасына «Тыюлык табигате дөньясы» балалар сәнгать иҗаты конкурсы узды.

ТР Дәүләт комитетының Теләче районы буенча район (районара) бүлеге башлыгы үз хисабына сатып алынган, йөрелгән УАЗ машинасын махсус хәрби операция зонасына тапшырды.


26
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Чистай районының «Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре күз алдында гаҗәеп тамаша булды. Алар «Толкишка елгасы» төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле территориясендә рейд чарасы барышында рапс кырының алтынсу дулкыннары өстендә «очучы» себер кыр кәҗәсен күрделәр.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты искә төшерә: бүген жирәбәдә катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамлана.


25
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казан янындагы Салмачы бистәсе урамнары буйлап йөреп кайтырга уйлаган яшь пошины коткара. Хәбәр җирле халыктан килә.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында кадрлар резервына бәйге игълан ителә. Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлегенә кандидатлар карала (Зәй районы).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International