Бүген Бөтендөнья тузганак көне билгеләп үтелә. Бу гаҗәеп үсемлек бөтен җирдә диярлек үсә ала – шәһәр асфальты араларыннан алып, Альп болыннарына кадәр. Тузганак кашкарыйлар гаиләсенә керә. Республика территориясендә дару тузганагын һәм бу төрдән килеп чыккан формаларны, шулай ук Татарстан Республикасының Кызыл Китабына кертелгән соң тузганакны очратырга мөмкин. Соңгысының чәчәк атуын июльдән сентябрьгә кадәр Буа районының Козловка авылында, Әлмәт районының Аппак авылында һәм Минзәлә районының Адай авылы тау битләрендә күзәтергә мөмкин.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы балык хуҗалыгы Советының чираттагы утырышы булды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан Идел буе районының «Залив» коммерцияле булмаган бакча ширкәтеннән көньяк-көнчыгышка таба 100 м да Идел елгасы култыгында «Уылдык чәчү» комплекслы оператив-профилактик операциясе кысаларында законсыз балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тоткан гражданин тоткарланды. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне гамәлгә кертү үзәге хезмәткәрләре Зеленодольск районының Бритвино авылы янындагы сазлыкта батып баручы поши баласын коткарган. Әнкәсе аның янында булган, ләкин баласына берничек тә ярдәм итә алмаган. Аның анда ничек килеп чыкканы билгесез, мөгаен, сабый әнисенең эзеннән йөрергә өйрәнгәндер һәм, көчен исәпләмичә, суга кергәндер. Кул астындагы чаралар ярдәмендә белгечләр поши бозавын судан чыгарганнар.
Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Мамадыш районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты, шәһәр халкын һәм кунакларны ТР Рәисе исеменнән Җиңү көне белән котлады.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Әгерҗе районы авыл җирлекләре вәкилләре һәм укучылары белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган велойөрештә катнаштылар. Чарада катнашучылар сугыш еллары җырлары астында Кырынды авылы буйлап Бөек Ватан Сугышы Геройлары һәйкәленә кадәр бардылар.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Мөнир Ибәтуллин хөрмәтенә истәлек тактасы куйдылар. Аны оештыру башлангычын ветеран гомер буе яшәгән һәм эшләгән Кама Тамагы районының Келәнче авылы халкы хуплап чыга.
Бүген, 8 майда, үсемлекләрнең, гөмбәләрнең һәм хайваннарның төрле төрләренең юкка чыгу проблемасына кешеләрнең игътибарын юнәлтергә тиешле бәйрәм – Халыкара Кызыл китап көне билгеләп үтелә!
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар елын бәйрәм итү алдыннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре районның балык тоту кардәшлеге, «Беренчеләр хәрәкәте», «Яшь гвардия» вәкилләре белән берлектә Лаеш районында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 15 каберлеген тәртипкә китерделәр. Төрле сәбәпләр аркасында, туганнары үлгәннәрнең каберләрен карый алмый. Хезмәткәрләр коймаларны тәртипкә китерделәр һәм тирә-як территорияне төзекләндерделәр.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре элеккеге хезмәттәшләре, «сугыш баласы» Григорий Морозов янына бардылар. Очрашу бик рәхәт һәм җылы шартларда узды. Ветеран күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде һәм сугыш елларындагы балачак һәм яшьлек истәлекләре, ул вакытта тармакта барган үзгәрешләр белән уртаклашты.