ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2025 ел
чәршәмбе

26 ел элек, 1999 елның 7 маенда, А.П. Пухачев исемендәге төбәк әһәмиятендәге ландшафт профилендәге «Чулпан» дәүләт табигать заказнигы үз статусын алды. Ул Биектау районының Олы Кавал авылы тирәсендә урнашкан.


6
май, 2025 ел
сишәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, «Главрыбвод» ФДБУ, «Подгорнов» ШЭ вәкилләре һәм Спас районы мәктәп укучылары белән берлектә «Балык –булсын» («Рыбе – быть») акциясе кысаларында балык үрчетү өчен 8000 уылдык чәчү урыны куйдылар. Акциядә шулай ук район башлыгы Роман Исланов һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов катнашты.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, бүген, алдавыч (җәлеп итә торган) үрдәкләрне файдаланып, ата кыр үрдәкләренә ау сезоны тәмамлана.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан Идел буе районының "Идел" коммерцияле булмаган бакча ширкәтеннән көньяктарак Идел елгасы култыгында «Уылдык чәчү» комплекслы оператив-профилактик операциясе кысаларында законсыз балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тоткан гражданин тоткарланды. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.


5
май, 2025 ел
дүшәмбе

Җылы һава торышы урнашу белән, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре  аеруча сакланылучы табигый территорияләрдә көчәйтелгән эш режимына күчтеләр. Алар рейдлар үткәрә, килүчеләргә үз-үзеңне тоту һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйли, браконьерларны тоткарлый, флора һәм фаунаны күзәтә, шулай ук тыюлыкларның яр буе территорияләрендә һәм табигать һәйкәлләрендә тәртип урнаштыра. Шундый зур өмәләрнең берсе «Мишә елгасы тамагы» тыюлыгы территориясендә узды. Чарага җирле халык һәм район балык тоту кардәшлеге вәкилләре дә кушылды.


30
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан «Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре «Беренчеләр хәрәкәте» һәм кадет интернат-мәктәбе вәкилләре белән Чистай районының Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыйп Хәйруллинга бардылар.

Азнакай районының «Чатыр-Тау» тыюлыгы территориясендә бик иматур чәчәк аткан тәбәнәк бадәмне (тагын аны бобовник дип тә атыйлар) күрергә була. Бу чәчәк ату сезонын ачучы беренче куак. Аңа ерактан караганда, алсу болыт дип уйларга мөмкин.

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Уылдык чәчү» операциясе кысаларында Лаеш һәм Балык Бистәсе районнары территориясендә балык сату урыннары буенча рейд чарасы уздырдылар.


28
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, бүген наратлык киек кошларына язгы ау сезоны тәмамлана. Аучылык ресурсларын аулап алу турында мәгълүмат, рөхсәт срогы тәмамланганнан соң 20 көн эчендә, рөхсәт алган урынга тапшырылырга тиеш.


26
апрель, 2025 ел
шимбә

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре алты ел дәвамында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнаша. Бүген алар Биектау, Лаеш һәм Спас районнарында нарат һәм чыршы үсентеләре утырттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International