Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә, РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 04.09.2014 елдан № 383 боерыгы белән Ау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.
Боерык Юстиция министрлыгында 2014 елның 27 октябрендә теркәлде. Теркәлү № 34455.
Ау кагыйдәләренең гамәлдәге мөхәррияте белән безнең сайтта “ Хайваннар дөньясы белән кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә танышырга була.
РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 16.11.2010 елдан № 512 боерыгы белән расланган “Ау кагыйдәләрен раслау турында”гы Ау кагыйдәләренә кертелә торган үзгәрешләр.
1. 4 пунктта “рөхсәт ителгән табыш нормалары” сүзләрен “ сезонда рөхсәт ителгән табыш нормалары” сүзләренә алмаштырырга.
3. 41.1.1 пунктында “Саратов өлкәсе” сүзләрен төшереп калдырырга.
4. 44 пунктта “ау кошлары белән” сүзләрен төшереп калдырырга.
5. 44.1 пунктын киләсе мөхәррияттә сөйләп бирергә:
6. 44.2 пунктын киләсе мөхәррияттә сөйләп бирергә:
"44.2. кыр-сазлык киек кошларына - 25 июльдән 15 ноябрьгә кадәрге чорда;".
7. Түбәндәге эчтәлекле 44.3 пунктын өстәргә:
8. Түбәндәге эчтәлекле 44.4 пунктын өстәргә:
"44.4. урман, кыр һәм дала киек кошларына - 5 августтан 31 декабрьгә кадәрге чорда;".
9. 46 пунктны киләсе мөхәррияттә сөйләп бирергә:
10. 47 пунктны киләсе мөхәррияттә сөйләп бирергә:
"47. Куяннарны һәм төлкене ату коралыннан һәм (яки) пневматик коралдан башка, ау этләрен кулланып аулау 1 сентябрьдән алып 14 сентябрьгә кадәр алып барыла.".
11. 48 пунктны киләсе мөхәррияттә сөйләп бирергә:
"48. Ау кошларын кулланып киек кошларны аулау 25 июльдән 31 декабрьгә кадәрге чорда алып барыла.".
12. 50 пунктны киләсе мөхәррияттә сөйләп бирергә:
13. 54.6 пунктында “камыш тавыгы” сүзләреннән соң “соры каз” сүзләрен өстәргә.
15. Түбәндәге эчтәлекле 55.2 пунктын өстәргә:
"55.2. Гамәлдәге Кагыйдә белән каралган, ау вакытыннан башка, бәйдә булмаган этләр белән аучылык җир-суларда булу тыела, искәрмәне андый этләр белән, территориаль аучылык хуҗалыгын оештыру һәм хуҗалык эчендәге оештыру документларында билгеләнгән һәм ул территорияләрдә Россия Федерациясе субъектының югары урындагы заты белән (Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең башкарма әгъзасының башлыгы) Россия Федерациясе кануннары белән тәңгәл килеп аулау тыелган (искәрмә булып аучылык байлыкларының санын тәртипкә салу яки фәнни-өйрәнү максаты белән генә аулау гына килә) куып китерү һәм өйрәтү урыннарында булу гына тәшкил итә.".
16. Түбәндәге эчтәлекле 55.3 пунктын өстәргә:
"55.3. бәйдә булмаган ау этләре белән, территориаль аучылык хуҗалыгын оештыру һәм хуҗалык эчендәге оештыру документларында билгеләнгән, куып китерү һәм өйрәтү урыннарында булу, юлнамә булган очракта гына булдырыла.".
17. Түбәндәге эчтәлекле 60 пунктны өстәргә:
18. Ау кагыйдәләренә 3 нче кушымтада:
а) 5 нче юлда “ янутсыман эт” сүзләрен төшереп калдырырга;
б) 8 нче юлны киләсе мөхәррияттә сөйләп бирергә:
|
Себер көзәне, очкалак, селәүсен, росомаха, харза, ас, ласка, америка януты, солонгой, кыргый песиләр |
1 октябрьдән 28 (29) февральгә кадәр |
в) түбәндәге эчтәлекле 12 юлны өстәргә
|
Чәшке (европа, америка), тиеннәр, янутсыман эт, сусар (урман, ташлык), көзән (урман, дала) |
Августның 3нче шимбәсеннән 28 (29) февральгә кадәр
|
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасында аучылык байлыкларын кышкы хисаплау дәвам итә. Ул 2015 елның 15 мартына кадәр дәвам итәчәк. Быел республикада хисаплау, ФДБО «Центрохотконтроль» белән эшкәртелгән һәм аның 13.11.2014 елдан № 58 боерыгы белән расланган, методика буенча алып барыла. Узган елдагы хисаплаудан аерылмалы буларак, бу методика буенча аучылык байлыкларының санын һәм яшәү тыгызлыгын һәрбер аучылык җир-суына карата индивидуаль рәвештә билгеләргә мөмкин булачак.
Хисаплау нәтиҗәләреннән чыгып, Идарә белән лимит кертелгән төрләргә тоту квоталарын һәм лимитларын билгеләү буенча әсбаплар әзерләнәчәк, ә шулай ук аерым аучылык җир-суларында аерым аучылык байлыкларын аулауга чикләүләр кертүнең кирәклеге турында карарлар кабул ителәчәк.
2015 елның 31 гыйнвар көнендә хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау һәм куллану өлкәсендә тикшерү чараларын тәэмин итү, ә шулай ук кар йөрү машиналарын куллануны тикшерү максаты белән, Татарстан Республикасының Питрәч районы территориясендә урнашкан “РТ Питрәч РОО ООиР”, “Мишә аучылык дәүләт тыюлыгы”, “Радуга”, “Ягдаш” аучылык җир-суларында рейдлар уздырылды. Тикшерүләрне уздыру өчен 5 төркем тупланды, аларга Идарә хезмәткәрләре, Биектау, Питрәч, Лаеш, Теләче районнары буенча Районара бүлек башлыклары, ГИБДД һәм ТР буенча Гостехнадзор инспекторлары керде. Ә шулай ук Идарәнең штаттан тыш инспекторлары һәм “Ягдаш”, “ Аучылык гореф-гадәтләре”, “РТ Питрәч РОО ООиР” аучылык хуҗалыкларының урманчылары катнашты.
Рейд барышында 12 аучы һәм 7 кар йөрү машинасы тикшерелде. “Ау кагыйдәләре”н бозу очраклары буенча административ хокук бозу турында 3 беркетмә төзелде.Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм алардан файдалану идарәсе 2015 елның 27 һәм 29 гыйнвар көннәрендә Татарстан республикасының аучылык һәм балыкчылык өлкәсендә җинаятьләрне ачыклау һәм булдырмау буенча Эчке эшләр министрлыгының махсус авиа төркеме белән берлектә очып чыгулар уздырылды.
Нократ, Кама, Мишә елгалары сулыгын очып чыгу вакытында хокуксыз тоту кораллары куелган очраклар ачыкланды. Аннан соң җир өсте мобиль төркемнәр белән 89 ятьмә тартып алынды, биологик су байлыкларын сәнәгый тоту белән шөгыльләнә торган 5 һөнәрчелек төркеме тикшерелде, ау кагыйдәләрен бозу өчен административ җаваплылыкка 3 зат тарттырылды.
21 гыйнвар көнне Яңа Шешмә раойнының мировой хөкемендә, УК РФ 258 маддәсенең 1 бүлеге “б” пункты белән каралган – шәхси транспорт кулланып хокуксыз аулау, буенча ачылган җинаять эше каралды. Күрсәтелгән гаепләү белән туры китереп, 1974 елда туган ир кеше, 2014 елның ахырында, Чертушкино авылы янында, рөхсәтнәмәсез, машина түбәсенә фара куеп, 5 куян атты. Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм алардан файдалану идарәсенә китерелгән зыян 7500 сум тәшкил итте. Ир кешегә 15 мең сум штраф салынды, һәм мылтык белән 32 патронын, ә шулай ук пычагын һәм машинасын тартып алу аша җәза бирелде.
24.01.15 елда Аксубай муниципаль район территориясендә, Аксубай, Чистай, Яңа Шешмә, Норлат, Чирмешән районнарының һәм Биләр тыюлыгының районара бүлекләренең аучылык инспекторлары белән берлектә уздырылган рейд вакытында, 12 аучы тикшерелде, ау кагыйдәләрен бозу ачыкланмады. Төлкеләрнең санын тәртипкә салу чикләрендә 23 баш хайван атылды.
2015 елның 23 гыйнвар көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсендә Казан ( Идел буе) федераль университет вәкилләре белән киңәшмә узды. Киләчәктә хезмәттәшлек төрләре каралды, аерым алганда студентларны дәүләт хезмәтенә әзерләү, аучылык хуҗалыкларында фәнни эшләрне үстерү, хайваннар дөньясы объетларын саклау һәм куллану өлкәсендә бердәм программаларны эшкәртү һәм алга этәрү.
Киңәшмәдә Фундаменталь медицина һәм биология институтының, фундаменталь медицина бүлегенең, биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире, фәннәр докторы, профессор Рәхимов Ильгизәр Ильяс улы; Идарә итү, икътисад һәм финанслар институтының, территорияләр үсеше бүлегенең, табигатьне тәртипкә кертү һәм суны куллану кафедрасы мөдире, фәннәр докторы, профессор Мингазова Нәфисә Мансур кызы; Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биоэкология кафедрасы доценты, фәннәр кандидаты Галанин Игорь Федорович; Фундаменталь медицина һәм биология институтының биология һәм биотехнология бүлегенең зоология һәм гомуми биоэкология кафедрасы доценты, фәннәр кандидаты Беспалов Александр Федорович; ә шулай ук Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсенең хезмәткәрләре катнаштылар
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: 23.01.2015 елны Биектау районының һәркем керә торган аучылык җир-суларына карата аучылык хуҗалыгы килешүе төзү хокукына түбәндәге чикләрдә аукцион уздырылды.
төньяк: Алат авылыннан алып машина юлы буенча көнчыгышка Зур Бәрәзкә авылы ягына таба, аның Әтнә һәм Биектау муниципаль районнарының чиктәш чиге белән кисешүенә кадәр, аннары шул чик буйлап көньяк-көнчыгыш якка 56°11'42" N, 49°14'24" E; 56°11'28" N, 49°14'37" E; 56°11'30" N, 49°14'54" E; 56°11'21" N, 49°14'56" E; 56°10'29" N, 49°15'26" E; 56°10'29" N, 49°15'48" E; 56°09'54" N, 49°16'39" E; 56°10'20" N, 49°17'00" E; 56°10'42" N, 49°18'16" E; 56°10'29" N, 49°18'53" E; 56°10'52" N, 49°19'26" E; 56°10'53" N, 49°20'21" E; 56°10'38" N, 49°20'50" E; 56°11'07" N, 49°21'08" E; 56°11'21" N, 49°22'25" E координат нокталары аша 56°11'03" N, 49°24'26" E координат ноктасына кадәр;
көнчыгыш: Әтнә һәм Биектау муниципаль районнарының чиктәш чигендә яткан 56°11'03" N, 49°24'26" E координат ноктасыннан алып, шул чик буйлап 56°10'35" N, 49°24'27" E; 56°10'27" N, 49°24'17" E; 56°10'24" N, 49°24'00" E; 56°09'52" N, 49°23'52" E; 56°09'43" N, 49°23'49" E; 56°09'35" N, 49°23'53" E; 56°09'29" N, 49°24'12" E; 56°09'19" N, 49°24'11" E; 56°08'42" N, 49°24'50" E; 56°07'52" N, 49°24'55" E; 56°07'19" N, 49°25'34" E; 56°07'04" N, 49°26'16" E; 56°06'42" N, 49°25'11" E координат нокталары аша көньякка таба, 56°05'46" N, 49°26'03" E координат ноктасына кадәр;
көньяк: Әтнә һәм Биектау муниципаль районнарының чиктәш чигендә яткан 56°05'46" N, 49°26'03" E координат ноктасыннан алып, 56°05'34" N, 49°25'54" E; 56°05'18" N, 49°25'40" E; 56°05'04" N, 49°25'28" E; 56°05'00" N, 49°25'24" E координат нокталары аша көньяк-көнбатыш якка таба Туктамыш авылына кадәр, аннары басу юлы буйлап 56°04'47" N, 49°25'05" E; 56°04'35" N, 49°25'01" E; 56°04'29" N, 49°24'58" E; 56°04'18" N, 49°24'01" E; 56°04'06" N, 49°23'27" E; 56°03'57" N, 49°22'44" E; 56°03'50" N, 49°22'01" E; 56°03'39" N, 49°21'40" E; 56°03'33" N, 49°21'25" E; 56°03'31" N, 49°21'05" E; 56°03'21" N, 49°20'27" E; 56°03'08" N, 49°20'06" E координат нокталары аша Инсә авылына кадәр;
көнбатыш: Инсә авылыннан алып машина юлы буйлап, Мамонино-Бирәзкә машина юлына кадәр (координат ноктасы 56°03'36" N, 49°15'34" E), аннары туры сызык буенча 56°03'38" N, 49°15'25" E координат ноктасы аша Сула елгасына кадәр (координат ноктасы 56°03'38" N, 49°15'18" E) һәм аннары Сула елгасы буйлап төньякка таба, аңа Касымов елгасы кушылганга кадәр һәм аннары Касымов елгасы агымына каршы Дубъяз авылына кадәр (координат ноктасы 56°07'33" N, 49°12'02" E)- Дубъяз авылыннан Алат авылына алып бара торган машина юлы һәм аннары шул машина юлы буенча Урта Алат авылы аша Алат авылына кадәр.
Аучылык җир-суларының мәйданы – 16 400 га, алардан урман җирләре – 540 га, басу җирләре – 15 410 га, су-сазлык – 60 га, калган җирләр – 390 га.
Аукцион нәтиҗәләре буенча җиңүче булып Региональ иҗтимагый оешма «Татарстан Республикасында табигатьне саклау - «Шушма» танылды.