Тукай районы бакча ширкәтләренең берсендә яшәүчеләр үз участогында гадәти булмаган кунакны күреп алалар. Соры аккош каушап калган һәм беркая да очарга теләми.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Баулы районы аучылары алгы сызыкка 4 мылтык һәм 75 патрон тапшырдылар. Аучыларның мылтыкларны тапшыру карары яңа территорияләрдә хезмәт итүче якташларына ярдәм итү, шулай ук җиңүне якынайту теләге белән бәйле. Мондый корал ярдәмендә дошманның пилотсыз очу аппаратларына каршы көрәшү күпкә җиңеләя. Үзебезнең техниканы югалтулар кими.
14 ноябрьдә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында (Казан шәһәре, Октябрь ур., 8 йорт) производство аучылык инспекторлыгына кандидатларның белемнәрен тикшерәчәкләр.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Баулы районы буенча хезмәткәре ЮХИДИ инспекторы белән берлектәге рейд барышында җиңел автомобильне туктата, рульдә Башкортостан республикасы кешесе була.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре аучылар арасында махсус хәрби операция зонасына корал тапшыру буенча актив эш алып баруны дәвам итәләр. Бүген Балтач районы хезмәткәрләре һәм аучылары биш мылтык тапшырдылар.
Түбән Кама буйлап йөргән сәяхәтче маралга табигый яшәү тирәлегенә юл күрсәттеләр. Узган атнада ул социаль челтәрләрнең «йолдызы»на әйләнгән иде. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре затлы боланның сәяхәт юлын шактый гына күзәттеләр.
Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне гамәлгә кертү Үзәге хезмәткәрләре яңартылган тукландыру мәйданчыгына көч җыярга килгән марал гаиләләрен фотога төшерделәр. Аларда һәрвакыт барысына да җитәрлек бөртеклеләрнең берничә төреннән «мюсли» салынган була.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Теләче районы аучылары махсус хәрби операция зонасына 5 мылтык һәм 100 патрон тапшырдылар.
Салкыннар һәм кыраулар башлану белән, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетына республика күлләрендәге аккошлар язмышы өчен борчылган кешеләрдән мөрәҗәгатьләр килә. Шуңа бәйле рәвештә без гражданнарны борчыган сорауларга җаваплар әзерләдек:
Көзге каникул җитте, укучылар аларны файдалы уздырсын өчен, «Чиста болыннар» заказнигы хезмәткәрләре «Яшь табигать сакчысы» клубы активистлары һәм аларның ата-аналары өчен «Сарсаз-агротур» фермасына сәфәр оештырдылар.