ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Әлки районы буенча районара бүлеге башлыгы ләтчәне районның гомум кулланылыыштагы аучылык биләмәләре территориясендә үреп ала. Ул кар баскан кыр буйлап йөгереп йөри. Ерткыч, махсус фотога төшкәндәй, гәүдәсен әле уңга, әле сулга боргалый.
Татарстан аучылары алгы сызыктагыларга ярдәмне дәвам итәләр. Бүген Әлмәт һәм Алабуга районнарында 8 мылтык, 1 оптик прицел һәм хәрбиләр өчен 60 патрон белән чираттагы партияләр тапшырылды.
«Теләкләр чыршысы»нда катнашып, теләгән һәркем вакытлыча «тылсымчы»га әверелеп, Яңа ел могҗизасын бүләк итә һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең хыялларын тормышка ашыра ала. Акциягә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков та кушылды, ике баланың чаңгы җыелмасы һәм балалар велотренажеры хакындагы теләкләрен үтәде. Балалар шулай ук татлы бүләкләр дә алдылар.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Лениногорск районы аучылары сугышчылар өчен Яңа ел алды посылкасын тапшырдылар. Алар мылтык һәм 70 тән артык патрон җибәрделәр. Тапшырылган корал һәм сугыш кирәк-яраклары МХО уздыру зонасында сугышчыларны һәм тыныч халыкны якларга ярдәм итәчәк.
Махсус хәрби операциядә катнашучы Теләче районы хәрбиләре ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә һәм район халкына тапшырган гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр. Алар продуктлар, кыр шартлары өчен кирәкле әйберләр, шәхси гигиена чаралары һәм башка материаллар кабул итеп алдылар.
«Идел киңлекләре» дәүләт табигать заказнигы башлыгы Евгений Васильев «ЭКОлидер-2024» республика бәйгесендә «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт инспекторы» номинациясе җиңүчесе булды. Конкурс номинантлары арасында предприятиеләр, уку йортлары, иҗтимагый оешмалар, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган кешеләр һәм журналистлар бар.
Мәһабәт пошилар гаиләсен Мөслим районы урманнарында фото-видеога төшергәннәр. Бу тояклыларга кар көртләренең дә куркыныч түгел, аяклары озын булу аркасында, алар кар өстеннән җиңел генә үтеп, куакларны күзәтеп һәм бер-берсе артыннан йөгереп йөриләр.
Татарстан аучылары МХО зонасына мылтык кына түгел, патроннар да тапшыруны дәвам итәләр. Бу инде Нурлат районы аучылары җибәргән ярдәмнең икенче партиясе. Бу юлы алар тиздән пилотсыз очкычлар белән көрәштә сугышчыларга ярдәм итәчәк 100 дән артык патрон җыйганнар.
Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Эксперт советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының уртак утырышында Экология кодексының хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау һәм файдалану өлешендәге нигезләмәләрен гамәлгә ашыру турында сөйләде. Җәнлекләр өчен уңайлы шартлар тудыру максатларында 3 меңнән артык биотехник корылма төзекләндерелгән һәм торгызылган, 1,5 мең тоннадан артык азык салынган.
Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган хайван, үсемлек һәм гөмбә төрләре буенча даими эшләүче комиссия әгъзалары ТР Кызыл китабының яңа басмасына тәкъдим ителгән саклана торган үсемлек һәм гөмбә төрләре исемлеге турында фикер алыштылар.