15 муниципаль районда биологик калдыкларны утильләштерү объектлары закон таләпләренә туры килмәгәнлеге ачыкланды. Муниципаль берәмлекләрдә урнашкан терлекләр каберлекләрендә (биотермик чокырларда) өлешчә коймалар зыян күргән, шул ук вакытта югарыда күрсәтелгән объектлар территориясенә кешеләр һәм хайваннарның керүе мөмкин.
Лаеклы ялда булган хезмәттәшләрне хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде. Халыкара өлкәннәр көне алдыннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты коллективы тармагыбыз ветераннарын бәйрәм белән котлады.
Идел суы дәрәҗәсе түбән булу аркасында, республика сулыкларында «томалану» барлыкка килергә мөмкин, алар суда су биологик ресурслары өчен кирәкле кислород җитмәүгә китерә.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып баруны дәвам итә.
Идел-Чулман бассейны бу җәйдә коры климат зонасында булды. Күп кенә республика елгалары култыгында су кимеде. Су дәрәҗәсенең түбән булуыннан Чулман һәм Идел акваториясе сулыкларында яшәүчеләр зыян күрә. Аларга камышларның актив үсеше дә комачаулый.
Хәбәр Биектау районы предприятиесенең битараф булмаган хезмәткәрләреннән килде. Алар кошның оча алмавын хәбәр иттеләр.
«Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре «Зөя» аучылык хуҗалыгы территориясендәге Буага 50 кг ак амур, толстолобик һәм ялтыравык карп балыкларын чыгардылар.
Көз – аеруча саклана торган табигый территорияләрне төзекләндерү буенча акцияләр үткәрүнең гадәти вакыты.
Һәр авылның үз чишмәсе бар. Шаулап аккан сулы чишәләр матурлыгы, чисталыгы һәм хозурлыгы белән сокландыра безне.
Тояклыларның чабышы кыза бара. Аталары кыргый тавышлар белән аналарын җәлеп итәләр һәм башка ата хайваннарны алар өчен сугышырга чакыралар. Маралларның сугышы «Биләр» заказнигы хезмәткәрләре объективына эләгә.