Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты коллективы Валериан Иванович Гаранинның вафаты уңаеннан туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Аның вафаты – фән, герпетология һәм табигатьне саклау өлкәсендә зур югалту.
Тал бөресе чәчәк атуын Минзәлә районында күргәннәр. Быел алар күп еллар дәвамында уртача чәчәк ату чорына һәм климат нормасына туры килә. Бу язның уянуын билгели.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты бүгеннән гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләрендә язгы ау чорында киек кошлар аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлавын хәбәр итә.
Беренче булып уянган байбаксөркәләрне Бөгелмә районының гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләрендә очратканнар. Хайваннар ояларыннан пычранып чыгалар –кышны алар үзләренең җир асты торакларында үткәрәләр. Уянгач, байбаклар бик яхшылап чистарыналар, үзләрен тәртипкә китерәләр һәм азык эзли башлыйлар. Бу вакытта инде былтыргы үләннәр чыга, яшь үлән дә әкренләп күтәрелер.
Теләче районында төрки халыкларның «Нәүрүз» бәйрәменә багышланган «Сирәк очрый торган кошларны каршылап» темасына традицион сыерчык оялары конкурсына йомгак ясалды. Юбилей чарасы «Татмедиа» АҖ филиалы «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге белән берлектә оештырылды. Жюри эшләрне берничә критерий буенча бәяләде: материалларның экологик яктан чисталыгы, кошлар өчен конструкциянең уңайлылыгы, бизәлешнең оригинальлеге һәм башкаруның төгәллеге. Бәйгегә 30дан артык эш тапшырылган иде.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм «Буа» аучылык җәмгыяте вәкилләре белән берлектә Буа үзәк район хастаханәсенең яңа корпусы территориясенә кергән яшь кыр кәҗәсе тәкәсен коткарганнар. Бу хәл турында алар полициянең дежур бүлегеннән шалтырату буенча беләләр. Коткаручылар килгәндә, хайван стресс халәтендә була. Аның арткы сул аягы киселеп җәрәхәтләнгән һәм, коймага бәрелеп, мөгезе сынган. Аннары хайванны оператив рәвештә ветеринария клиникасына илтәләр.
22 мартта Бөтендөнья Су көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм безгә әлеге табигый байлыкның бәяләп бетергесез кыйммәтен искә төшерә. Су – тереклекнең нигезе, һәм аны саклау климат үзгәрешләре һәм халык саны арту шартларында көннән-көн актуаль бурыч булып тора. Бу көнне су байлыкларына сакчыл караш, аларны пычранудан саклау һәм рациональ файдалану зарурлыгы турында уйлану аеруча мөһим. Һәр тамчының кыйммәтен аңлау экологик культураны формалаштырырга ярдәм итә, бу исә бөтен планетаның киләчәгенә өлеш кертү дигән сүз. ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, дөньяда якынча 2,2 млрд кешенең эчәргә яраклы куркынычсыз судан файдалану мөмкинлеге юк – нәкъ менә шуңа күрә безгә булганны кадерләү һәм саклау мөһим.
Төбәк әһәмиятендәге «Спас» дәүләт табигать заказнигы табигатенең тылсымлы дөньясын хәзер үз күзләрең белән күрергә мөмкин: Болгар музей-тыюлыгында аеруча саклаулы табигый территориянең 25 еллыгына багышланган уникаль күргәзмә ачылды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 25 марттан гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләрендә язгы ау чорында киек кошлар аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.
Яз җитү белән сезонлы күчеш активлаша –көннәр җылынган саен, күп төрле күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайта башлый. Соңгы күзәтүләр буенча, гадәттәгечә яз килү турында сигнал бирүче разведчик каргалар артыннан урман күгәрченнәре, тургайлар, сыерчыклар, шулай ук су кошлары – казлар һәм челәннәр очып килгән инде. Беренче очраган кошлар Әтнә, Чүпрәле, Минзәлә һәм Спас районнарында теркәлгән.