ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2023 ел
сишәмбе

Балалар, табигатьне күзәтеп, табигать хакында лекцияләр тыңлап һәм китаплар укып, әйләнә-тирә дөнья турында белем һәм тәэсирләр алалар. Ә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, киләчәктә бер генә хайванга һәм кошка, бөҗәккә һәм үрмәкүчкә карата да битараф булмасыннар өчен, аларга бу өлкәдә ярдәм итәләр.


27
март, 2023 ел
дүшәмбе

Биектау район суды тарафыннан «Глухарь» аучылык хуҗалыгы территориясендә ике куянны законсыз тоткан өчен җинаять җаваплылыгына тартылган.

Вологдада «Балык хуҗалыгының төбәк аспектлары» Төбәкара симпозиумы узды. Симпозиумда балык хуҗалыгы тармагының көнүзәк мәсьәләләре тикшерелде.


24
март, 2023 ел
җомга

Җылы көннәр башланды, күчмә кошлар туган якка агылалар. Ә кошларның туган якка кайтуларын Балтач шәһәр тибындагы бистәсенең «Сабантуй» паркы территориясендә яңа уңайлы йортлар көтә. Чараны «Балтач» дәүләт заказнигы администрациясе оештырды. «Төзүчеләр» ролендә районның Балтач һәм Норма мәктәпләре укучылары һәм укытучылары иде.

Республикада көннәр җылына, һәм беренче байбаклар да, язның килүен тоеп, уяна башладылар.


23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Экология кодексының «Гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләрендә аучылык белән шөгыльләнүче физик затлар арасында аучылык ресурсларын аулауга рөхсәтләрне бүлү тәртибе» 135.5 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Документларны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков тапшырды.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, апрель аенда РФ Дәүләт Думасы 1 укылышта ау кагыйдәләрен бозган өчен штрафның минималь чиген арттыру һәм ау хокукыннан мәхрүм итү мөмкинлеге турында закон проектын караячак.


22
март, 2023 ел
чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты бүгеннән һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә язгы ау чорында киек кошлар аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлавын искә төшерә.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында кадрлар резервына түбәндәге вазыйфаларга бәйгеләр игълан ителә: биологик төрлелек бүлеге башлыгы, хайваннар дөньясы мониторингы башлыгы һәм әйдәп баручы төркемгә (хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм махсус саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлеге).

Әгәр дә сез кардан һәм салкыннан арыган булсагыз, кошларны күзәтегез! Көннәр җылына барган саен, кошлар, көньякта кыш үткәреп, оя корырга дип кайталар. Республикага кара каргалар, чәүкәләр кайтты инде, торналар, сыерчыклар, акчарлаклар, соры челәннәр һәм тургайлар да кайта башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International