2020 елның 14 декабрендәге Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне уздырылмый.
COVID-19 инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле эпидемиологик хәлнең катлаулануын исәпкә алып, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 14 декабренә планлаштырылган Гомумроссия гражданнарны кабул итү көнен күчерү турындагы тәкъдиме хупланды.
Бүген «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без сезгә елга камасы турында сөйләячәкбез. Елга камасы (латинча — Lutra vulgaris) - урта күләмдәге имезүче, ерткыч. Сусарлар гаиләлегеннән чыга. «Кама» сүзе борынгы грек теленнән килгән. hydor – «су» һәм аның тәрҗемәсе ( значение)– «су хайваны».
Турыдан-туры гавами чаралар оештыру буенча чикләүләр булу сәбәпле, чираттагы ачык тыңлаулар электрон рәвештә үткәрелә.
Яшел Үзәндә «Песнәк көне» дип исемләнгән бәйрәм узды. 26 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар күңелле һәм кызыклы программа әзерләделәр. Балалар кошлар турында шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады. Алар янына кунакка Кыш килде, кышлаучы кошлар турында табышмаклар алып килде.
Лениногорск районында чираттагы рейд барышында дәүләт комитеты инспекторлары региональ әһәмияттәге комплекслы «Дала»дәүләти табигать тыюлыгы территориясендә аучыларны ау кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерделәр.
Татарстанда ике браконьер тыелган корал – ятьмә кулланып законсыз балык тоткан өчен тоткарланды. Хокук бозучыларны республиканың Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Идел киңлекләре» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә рейд уздырганда күреп алдылар.
2020 елның 2 декабреннән Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты түбәндәге дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан итә:
Татарстанның Әгерҗе районында «Кырыкмас елгасы тамагы» аеруча саклана торган табигый территориядә законсыз рәвештә 6 каен кискән граждан тоткарланган.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфасына туры килү-килмәү буенча дәүләт граждан хезмәткәрләре комиссиясе утырышы узды.
Тәтеш муниципаль районында Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Кышын кошларны ашатыгыз!” дигән табигать саклау акциясен үткәрделәр .