ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең туган көне белән котлый. Нәкъ менә шул көнне 1924 елда Россиянең күренекле галимнәре, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре инициативасы һәм катнашы белән,  табигатьне саклау буенча җәмгыять оешмасының уставы расланды.

Бүген «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без сезгә ысылдавык аккош турында сөйләячәкбез.Ысылдавык аккош - утрак яшәү рәвеше алып баручы үрдәклеләр гаиләлеге вәкиле. Барлык казлылар отрядыннан иң зурысы. Мәһабәт һәм нәзакәтле, соклану хисе тудыра торган кош. Алар Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.


27
ноябрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен республикада Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре патронажы астында кошларны тукландыру буенча акцияләр үткәрелә. Чираттагы чара Тәтеш районының «Каенкай» балалар бакчасында узды.


25
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Биоресурслар буенча дәүләт комитетына республика халкы еш мөрәҗәгать итә, алар катып баручы сулыкларда йөзүче аккошларның язмышы турында борчыла.


24
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлегенең “җитәкчеләр " категориясенең әйдәп баручы төркем вазыйфаларына кадрлар резервына кертүгә конкурс узды.
Конкурс тәмамланганнан соң, аның нәтиҗәләре 7 көн эчендә, кандидатларга язма рәвештә җибәреләчәк.

Татарстанда Әгерҗе районының Кырынды авылыннан ерак түгел белгечләрнең игътибарын УАЗ машинасы җәлеп итте. Аның йөртүчесе инспекторлар белән очрашырга теләмичә кыр аша качып китәргә ниятләгән иде.


23
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында без сезгә сазан турында сөйләячәкбез. Сазан төркемдә яши торган  озын гомерле балык. Ул яшь чагында  кәрәкәгә охшаган, ә зур үскәч алтынсу төскә , озынча гәүдәгә, куәтле койрыкка һәм сырт йөзгеченә ия.


18
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

«Зөя» дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре Югары Ослан районының Яр буе Морквашы урта мәктәбендә башлангыч сыйныфның әйләнә-тирә дөнья дәресендә булып кайттылар.


17
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре боз каплангач балык тотарга яратучыларны куркынычлар турында кисәтте. Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР Яшел Үзән районы администрациясенең җәмәгать тәртибен саклау бүлеге хезмәткәрләре катнашуында бердәм рейд узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International