ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген, 19 август көнне, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, 2020-2021 еллардагы ау чорында  һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына рөхсәтләрне бүлү булачак

«Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре «Яшел патруль»дигән онлайн – экологик уен башлап җибәрделәр. Конкурста 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге барлык теләүчеләр дә катнаша ала.


18
август, 2020 ел
сишәмбе

Идел-Кама төбәгенең биологик ресурсларын компенсацияле торгызу кысаларында, Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Куйбышев сусаклагычына кергән Каманың тирән урынында 1544 данә чөгә балыгы чыгару чарасында катнаштылар.
 


17
август, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, 2020-2021 елларда һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны табуга рөхсәт алу хокукына җирәбәдә катнашу өчен кергән гаризаларны эшкәртүне тәмамлады.

«Кыргый ферма» экопаркы республиканың иң популяр туристлык урыннарының берсе – биредә ике йөзгә якын тимгелле болан һәм марал яши.

Кызыл китапка кертелгән төче суда яшәүче кыйммәтле балык, елга үзәнендә даими яши. Урта Иделдә һәм Түбән Камада, шулай ук республика чикләрендәге сусаклагычларда чагыштырмача күп  санлы һәм билгеле бер чикләүләр белән кәсеп тарафыннан файдаланыла.


14
август, 2020 ел
җомга

2020 елның 5 сентябрендә су йөзүче, сазлык-болын, кыр, дала киекләренә һәм тәлләтәвечкә ау чоры ачыла.
2020 елның 25 августыннан башлап, КФҮнең барлык филиаллары, үзләренең эш графигы буенча,   һәркем керә ала торган аучылык җир-суларында каурыйлы киекләрне табу хокукына рөхсәт алу өчен гаризаларны кабул итә башлый.


13
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президентының 2020 елның 11 нче августыннан  ПУ-473 номерлы Указы белән, Ау параметрларына үзгәрешләр кертелде.


12
август, 2020 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле аудан файдаланучылар, 9.01.2014 елдан  4 нче номерлы «Производство аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләрне белүне тикшерү тәртибен раслау турында» гы РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының боерыгы нигезендә, производство аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеге төзелә.


11
август, 2020 ел
сишәмбе

Азнакайда табигать турында чираттагы дәрес узды. «Төремкәй» балалар бакчасында «Чатыр-Тау» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре балаларга кыргый хайваннар, аларның яшәү урыннары һәм үз-үзләрен тотышы турында сөйләделәр, туган як үсемлекләре белән таныштырдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International