2020 елның 5 августыннан һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында бурсыкны табуга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.
Рөхсәт алу өчен, аулау районына карамастан, Татарстан Республикасы территориясендәге теләсә кайсы КФҮ филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Хөрмәтле аудан файдаланучылар, 9.01.2014 елдан 4 нче номерлы «Производство аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләрне белүне тикшерү тәртибен раслау турында» гы РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының боерыгы нигезендә, производство аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеге төзелә.
ТР Кама Тамагы районының Биби авылы янындагы бодай кырында, «Тәмте аучылык клубы» аучылык хуҗалыгы чикләрендә, кабан дуңгызын хокуксыз аулау факты теркәлде.
«Чатыр-Тау» дәүләт табигать заказнигы хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 16 нчы «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экологик дәрес үткәрделәр.
Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан Кызыл китапка кертелгән хайван һәм үсемлек төрләренә мониторинг даими үткәрелә. Бу юлы Актаныш районы территориясендәге Ап-ак төнбоекка игътибар бирелде.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, Югары Ослан районы башкарма комитеты вәкиле белән берлектә, «Идел киңлекләре» региональ әһәмияттәге дәүләт табигый заказник территориясендә урнашкан утрауларны тикшерделәр.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Куйбышев сусаклагычында 4887 данә чөгә балыгын табигый яшәү тирәлегенә чыгару чарасында катнашты.
2020 елның 19 августында 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре, К. Тинчурин ур., 29 йорт адресы буенча, 2020-2021 елгы ау чорында кыргый тояклы хайваннарны тотуга рөхсәтләрне бүлү буенча җирәбә салу булачак (алга таба - җирәбә салу).
Җирәбә салуда аулау хокукына ия булган гражданнар катнаша ала.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты конкурста катнашу өчен 4 территория тәкъдим итте: Зәңгәр күлләр, Кама Тамагы районындагы Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәсе, Балык Бистәсе районындагы Шомбыт заказнигы.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: ТР Президентының 2020 елның 21 июленнән ПУ-433 номерлы Указы белән, Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 1 августыннан 2021 елның 1 августына кадәр аучылык байлыкларын табу лимиты расланды.