ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2023 ел
чәршәмбе

Россия хәрбиләре, Ватанны саклау өчен, һәр көнне батырлык кылалар. Алар махсус операция барышында профессиональлек һәм тәвәккәллек күрсәтүләрен дәвам итәләр.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында гомуми кулланышта булган аучылык биләмәләрендә аулаучы физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны һәм бурсыкларны аулау хокукына рөхсәтләрне очраклы рәвештә сайлап алу (жирәбә салу) юлы белән бүлү уздырылды.

1
август, 2023 ел
сишәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков хәбәр итте.


31
июль, 2023 ел
дүшәмбе

1 август көнне 14.00 сәгатьтә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында 2023 – 2024 елгы ау чорында һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә кыргый тояклы хайваннарны һәм бурсык аулауга рөхсәтләр бүлү уздырылачак.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре аеруча саклана торган табигый территорияләрне саклау буенча рейд эшен дәвам итә. Ул браконьерлыкка каршы көрәшкә генә юнәлдерелми, ә республика сулыкларында экологик хәлне яхшыртуга да ярдәм итә.

«Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре заказник чикләрендә урнашкан матур урыннарда җәяүле экосәяхәтнең яңа маршрутын эшләделәр.


28
июль, 2023 ел
җомга

Хайваннар дөньясы вәкилләре – мегаполис тормышының аерылгысыз өлеше. Шәһәрлеләр аларга гадәти тормышта шулкадәр игътибар да бирмиләр. Ләкин, хайваннар бәлагә эләккәч, күпчелек аларга ярдәм күрсәтергә тырыша һәм Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәгенең хайваннар дөньясы объектларын, шул исәптән Кызыл китапка кертелгәннәрне коткару, саклау һәм табигый яшәү шартларына кайтару буенча дәвалау станциясе белгечләренә мөрәҗәгать итә.

Яңа Чишмә районының аучылык биләмәләре территориясендә кыргый хайваннарны тукландыру мәйданчыкларын дезинфекцияләү үткәрелә. Кыргый хайваннар өчен тукландыру мәйданчыкларын ТР Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты һәм ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре эшкәртә.


27
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Республикада 2023 елның 1 августыннан 2024 елның 1 августына кадәрге чорда аучылык ресурсларын аулау лимитлары һәм квоталары расланды. Тиешле Указга Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов кул куйды.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Куйбышев сусаклагычы акваториясендә рейд үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International