ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Яшьләр үзәгендә 5 команда җыелды: КФУ, КИУның Түбән Кама филиалы колледжы, КИУның Түбән Кама һәм Чистай филиаллары һәм Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студентлары. Балалар өчен сынауларны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе Советы хезмәткәрләре әзерләде.

Теләче районында «Сирәк очрый торган кошларны каршылап»дигән традицион район конкурсына йомгак ясалды. Чара «Татмедиа» АҖ филиалы «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге белән берлектә оештырылды. Конкурска 71 эш тапшырылган иде. Җиңүчеләргә бүләкләрне район башлыгының беренче урынбасары Айрат Фәрхуллин, хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт контроле бүлеге башлыгы Эмиль Гаязов һәм «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин тапшырды.


12
апрель, 2024 ел
җомга

Буаның кеше яшәми торган йортларының берсендә битараф булмаган гражданнар кондызны күреп алалар. Чакырылмаган кунак аннан китәргә теләми, усаллана.

Һөнәри юнәлеш бирүнең төп алымнарының берсе – белем бирү учреждениеләрендә үсеп килүче буын белән эшләү. Балаларга һөнәр дөньясының киңлекләрен аңларга тармак белгечләре белән очрашулар ярдәм итә. Шундый очрашуларның берсе Питрәч районының Кулай урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучылар өчен оештырылды.

Хәзерге вакытта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында берничә вакансия һәм тәкъдимнәр бар.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия әлеге вакытта көннән-көн актуальләшә бара. Нәкъ шул яшьтә балалар әйләнә-тирә мохиттә үз ролен аңлый башлыйлар һәм табигатькә үз мөнәсәбәтләрен формалаштыралар. Ә үз белемнәрен практикада күрсәтү өчен, Нократ Аланы командасы Кукмара районының чыгарылыш төркемнәре тәрбияләнүчеләре белән эко-ЗТКда командалап көч сынаштылар. 


9
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Царево бистәсендә гадәти булмаган кунакны очраталар. Ул «таш джунгли»дан чыгу юлын эзләп йөрүче кондыз була. Җанвар курыккан һәм тынычсызланган.

Каргалар, казлар, челәннәр һәм аккошлар артыннан республикага вальдшнеплар кайтты. Аларны Ютазы районында күреп алалар.


8
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Республикада үги ана яфрагы чәчәге ачыла башлаган. Беренче чәчәкләрне Спас заказнигы территориясендә күрәләр.

Бу хакта Уфада «Урман рыцаре-2024» XVII төбәкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында билгеле булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International