Саба районында «Екатериновка авылы янындагы урман массивы» төбәк әһәмиятендәге аеруча саклаулы табигать территориясе булдырылды. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районы буенча районара бүлеге хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә кыр кәҗәсен коткардылар.
Көз – урман киекләренең чыдамлылыгын тикшерү вакыты. Аларга көннән-көн ризык табу кыенлаша. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, җәмәгатьчеләр, оешма хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары, аларга кыш уздыру җиңелрәк булсын өчен, ел саен республиканың аучылык биләмәләрендә «махсус ашханәләр»не ризык белән тәэмин итәләр.
Һәрбер хайван да халыкара экологик бәйрәме булу белән мактана алмый, ә кондызның мактанырлыгы бар. Нәкъ менә бүген Халыкара кондыз көне билгеләп үтелә. Бу хайван гадәти булмаган яшәү рәвеше алып баруы белән игътибарны җәлеп итә һәм күптәннән әйтемнәр, мультфильмнар, халык әкиятләре һәм балалар китаплары герое булып әверелде.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетына мәгълүматны саклау буенча система администраторы-белгеч кирәк.
Бүген Казан (Идел буе) Федераль Университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының Табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану кафедрасы оешуына 10 ел тулуны тантаналы төстә билгеләп үтте.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, 15 октябрьдән республикада сусар һәм селәүсенгә ау чоры ачыла.
Якыныңа булышу – кеше үз тормышында эшли алган иң затлы эшләрнең берсе. Кайчагында үз проблемаларыңны онытып, тагын да авыррак булганнарга ярдәмгә килү җиңелләрдән түгел. Әгәр бәлагә тарыган кеше бу хакта әйтергә һәм ярдәм сорарга сәләтле икән, кош-корт һәм хайваннарның андый мөмкинлекләре юк һәм алар авырлыклардан мөстәкыйль чыгарга яки кешедән ярдәм көтәргә мәҗбүр.
Елына ике тапкыр – көз һәм яз айларында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре республиканың аучылык биләмәләрендә җимлекләр/утлыклар урнаштыралар һәм кыргый хайваннарны ашаталар.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Нурлат районының һәркем керә алырлык 17,5 мең гектарлы аучылык биләмәләренә ау хуҗалыгы килешүе төзү хокукына аукцион үткәрелде.