ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Нурлат районының һәркем керә алырлык 17,5 мең гектарлы аучылык биләмәләренә ау хуҗалыгы килешүе төзү хокукына аукцион үткәрелде.


11
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Балалар экология-биология үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм Красный ключ мәктәбе укучылары ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге белән берлектә кече туганнарыбыз турында кайгыртучанлык күрсәткәннәр.


10
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе «Хакимият вәкиленә карата көч куллану» РФ Җинаять кодексының 318 статьясының 2 өлеше буенча җинаять эше кузгатты.


8
октябрь, 2022 ел
шимбә

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Алар республиканың Биектау районының Бөреле бистәсе урман массивында яшь агач үсентеләре утырттылар.


7
октябрь, 2022 ел
җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген булдырмау буенча актив эш алып бара.


6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

5 октябрьдә Соболеково автомобиль юлында Түбән Кама ягына таба бара торган җиңел автомобиль йөртүче пошины бәрдерә. Хайван алган җәрәхәтләрдән үлгән.

6 октябрьдә ел саен Бөтендөнья яшәү урыннарын саклау көне — Җир планетасының фаунасын саклау проблемасына кешелекнең игътибарын җәлеп итү максатыннан халыкара бәйрәм билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты яшәү урыннарын саклау максатыннан оештырылган аеруча саклаулы табигать территорияләре турында сөйләргә карар итте.


5
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүгенге көндә экологик тәрбия, белем бирү һәм мәдәният мәсьәләсе көннән-көн актуальләшә бара. Экологик тәрбия заманча мәктәп үсешендә өстенлекле юнәлеш булып тора. Бу эштә төп рольне исә мәктәп укытучылары башкара. Шуңа күрә Укытучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты яшь буынга экологик тәрбия бирү белән шөгыльләнүче республика укытучылары турында сөйләргә булды.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты вазыйфаларның төп төркеменә кадрлар резервына конкурс игълан итә.


4
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Кайчагында шәһәрдә яки торак пунктта татарстанлылар бәлага тарган кыргый хайваннарны очраталар. Бигрәк тә еш ысылдык аккош, кыр кәҗәләре, кошчыклар һ. б. туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International