Бүген Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Казан дәүләт энергетика университетының Су биоресурслары һәм аквакультура кафедрасында булып кайтты. Ул кафедраны профессор, биология фәннәре докторы Марина Калайда җитәкли.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: бүген республикада төлке, бүре, дала төлкесе һәм төрле яшьтәге пошиларга ау сезоны ачылды.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» дигән балалар кул эшләре конкурсы игълан итә. Чара, иҗади һәм иҗтимагый белем бирү эшчәнлегенә җәлеп итү белән, үсеп килүче буында экологик аң, сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлекләр һәм хайваннар төрләрен саклау белән кызыксынуны үстерү максатыннан үткәрелә.
Аеруча саклана торган табигый территория 1997 елда Ашыт елгасы үзәнен тәшкил итүче табигый компонентларны саклау максатыннан оештырылган.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Балык Бистәсе районының 2 310 га гомуми мәйданлы һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларына, аучылык хуҗалыгы килешүе төзү хокукына аукцион үткәрелде.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының 14 сентябрьгә булган оператив мәгълүматлар буенча, ведомство һәм ведомство карамагындагы учреждение хезмәткәрләре арасында коронавирус инфекциясенә каршы 101 кеше вакцинация узды. Дәүләт комитеты аппараты хезмәткәрләре арасында 91 кеше прививка ясаткан.
Маршрутны исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, Татарстанда ак куянның саны тотрыклы дәрәҗәдә саклана.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков хәбәр итте.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ел саен урман яшәүчеләрен «исәпкә ала» . Боланнарның, кабаннарның һәм куяннарның, әлбәттә, паспортларын сорап булмый, ләкин менә аларны санап, төрләре буенча бүләргә мөмкин.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә:Казан зооботаника бакчасында «Барсята» исемле яшь натуралист түгәрәгенә җыелу ачылды. Аңа 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларны язып була.