«Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре 20 нче балалар бакчасының өлкән әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр янына бардылар. Бу чара карантиннан соң офлайн-форматта балалар белән беренче очрашу булды.
Хөрмәтле аучылар!
2020 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында производство аучылык инспекторы кандидатларының белемнәрен тикшерү уздырыла.
Быел, гадәттәгечә, «Парклар маршы – 2020» халыкара табигать саклау акциясе кысаларында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан, «Тыюлыклы табигать дөньясы»дип исемләнгән балалар сәнгать иҗаты конкурсы үткәрелә. Быелгы тема - "Туган як табигате".
2020 елның 3 сентябреннән КФҮнең барлык филиаллары, аларның эш графигы нигезендә, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыйммәтле мехлы хайваннарны табуга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул итә башлый.
Татарстанда браконьерлар ятьмәсенә баклан эләккән. Кош азык эзләп, тозакка эләккән, дип хәбәр итә Биоресурслар буенча дәүләт комитетының биотөрлелек бүлеге башлыгы Роза Миннегулова
Ике татарстанлыга законсыз балык тоткан өчен җинаять җаваплылыгы яный. Мамадыш районының Кызыл Тау авылында яшәүчеләр төнлә Ямаха моторы куелган ПВХ көймәдән файдаланып, Нократ елгасындагы биоресурсларны законсыз ысул– ятьмәләр белән тотканнар.
Бүген сүз ТР Кызыл китабына һәм Россиянең төрле төбәкләрендәге Кызыл китапларга кертелгән калкан яфраклы су чәчәге (Nymphoides peltata) турында барачак.
Азнакайда «Тарихи үсештә Ык елгасы бассейнында кеше һәм табигать. Татар АССР һәм татар халкы икътисады һәм мәдәнияте үсешенә Азнакай районы һәм Көнчыгыш Татарстанның торак пунктларының керткән өлеше» дип исемләнгән V Бөтенроссия фәнни-гамәли, тарихи һәм туган якны өйрәнү конференциясе узды.
Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторларының һәм аучылык хуҗалыгы егерьларының пландагы рейды җинаятьне кайнар эзләр буенча ачарга мөмкинлек бирде.
2020 елның 21-24 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәмендә Kazan Digital Week - 2020 халыкара форумын үткәрә.