Татарстан Республикасының Нурлат районында гражданнарның дуңгыз мае белән сәүдә итү факты ачыкланды. Тикшерү барышында әлеге продуктта дуңгызларның Африка чумасы вирусы булуы ачыкланды.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2020 елның 31 августында Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 24.07.2020 ел, 477 нче номерлы «Ау кагыйдәләрен раслау турында»гы боерыгы теркәлде.
Шимбә, 5 сентябрь көнне, 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы территориясендә каурыйлы киек кошларга җәйге-көзге ау сезоны ачыла.
Шушы көннәрдә, табигый комплексларны, ландшафтларны һәм биологик төрлелекне саклау һәм торгызу өчен оптималь шартлар белән тәэмин ителгән, Татарстан Республикасы территориясе республиканың гомуми мәйданының 6,8% ына кадәр арткан.
Татарстан Республикасы Спас районының җәмәгать судьясы җирле кешегә РФ ҖК 256 ст.1 бүлеге «в» пунктында каралган җинаять кылган өчен хөкем карары чыгарды. Бу яз көне шәһәрдән ерак түгел Идел елгасында ул су биоресурсларын законсыз рәвештә тотты.
2020 елның 11-13 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар узачак.
Сайлап алынган участокта 11-13 сентябрь көннәрендә яисә сайлау көнендә тавыш бирергә мөмкин.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Биләр укучыларын һәм педагогларын яңа уку елы башлану белән котлады. Ул Белем көненә багышланган тантаналы линейкада катнашты.
«Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 17 нче номерлы «Аккош» балалар бакчасында «Яшел табигать»дигән экологик дәрес үткәрделәр. Чараның төп максаты-әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү һәм яшь буында экологик белемнәрне күтәрү.
Без «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында туган як яшәүчеләре турында сөйләүне дәвам итәбез. Бүгенге материалның герое-көрән аю. Иң матур, көчле һәм мәһабәт еркычларның берсе, аның гадәтләре, яшәү рәвеше үзенчә уникаль.
Татарстанның Лаеш районында «Биосфера Фиш» балыкчылык комплексының икенче чираты файдалануга тапшырылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.