19 августта Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында, җирәбә салу юлы белән, кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына рөхсәтләрне бүлү үткәрелде.
Техник хата барлыкка килү белән бәйле рәвештә, Комитет кабул ителгән гаризаларның исемлеген яңартты.
Кабул ителгән һәм кире кагылган гаризалар исемлеге белән, Комитет сайтында сылтама буенча танышырга мөмкин https://ojm.tatarstan.ru/spisok-zayaviteley-na-zherebevku-2020.htm
Бүген, 19 август көнне, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, 2020-2021 еллардагы ау чорында һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына рөхсәтләрне бүлү булачак
«Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре «Яшел патруль»дигән онлайн – экологик уен башлап җибәрделәр. Конкурста 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге барлык теләүчеләр дә катнаша ала.
Идел-Кама төбәгенең биологик ресурсларын компенсацияле торгызу кысаларында, Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Куйбышев сусаклагычына кергән Каманың тирән урынында 1544 данә чөгә балыгы чыгару чарасында катнаштылар.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, 2020-2021 елларда һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны табуга рөхсәт алу хокукына җирәбәдә катнашу өчен кергән гаризаларны эшкәртүне тәмамлады.
«Кыргый ферма» экопаркы республиканың иң популяр туристлык урыннарының берсе – биредә ике йөзгә якын тимгелле болан һәм марал яши.
Кызыл китапка кертелгән төче суда яшәүче кыйммәтле балык, елга үзәнендә даими яши. Урта Иделдә һәм Түбән Камада, шулай ук республика чикләрендәге сусаклагычларда чагыштырмача күп санлы һәм билгеле бер чикләүләр белән кәсеп тарафыннан файдаланыла.
2020 елның 5 сентябрендә су йөзүче, сазлык-болын, кыр, дала киекләренә һәм тәлләтәвечкә ау чоры ачыла.
2020 елның 25 августыннан башлап, КФҮнең барлык филиаллары, үзләренең эш графигы буенча, һәркем керә ала торган аучылык җир-суларында каурыйлы киекләрне табу хокукына рөхсәт алу өчен гаризаларны кабул итә башлый.
Татарстан Республикасы Президентының 2020 елның 11 нче августыннан ПУ-473 номерлы Указы белән, Ау параметрларына үзгәрешләр кертелде.