ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Аучылык ресурсларының  авырулары барлыкка килүне һәм таралуны, гражданнарның сәламәтлегенә, хайваннар дөньясы объектларына һәм алларның яшәү тирәлекләренә зыян килүне  булдырмау максаты белән, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты ау өлкәсендә эшләүчеләр белән берлектә, ел дәверендә кыргый ерткыч хайваннарның, шул исәптән төлкеләр, дала төлкесе, бүреләр санын тәртипкә салу буенча чаралар үткәрә.


15
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Табигатьне саклау-һәрберебезнең бурычы. Олы Сөлчә елгасы ярында территорияне җыештыру буенча өмә узды. Чирмешән районында аны ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Лашман һәм Әмир авылларында яшәүчеләр оештырды.


14
июль, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында  Чистай районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлеге башлыгы вазыйфасына кадрлар резервына кертүгә конкурс узды.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Кичке Таң» табигать тыюлыгы белгечләре «Парклар маршы 2020» халыкара табигать саклау акциясе кысаларында, Әгерҗе районы Кичкетаң авылының үзәгендә урнашкан «Изге чишмә» чишмәсенә экологик десант оештырдылар.


13
июль, 2020 ел
дүшәмбе

 «Чатыр-Тау» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 20 нче «Әллүки» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экологик дәрес үткәрделәр.


12
июль, 2020 ел
якшәмбе

Федор Батковның Балыкчы көне белән котлавы:
Тормышны шушы катлаулы һөнәр белән бәйләгән профессиональ балыкчыларны да, һәвәскәр балыкчыларны да, балык тоту -алар өчен спорт, шөгыль, күңелнең үзенчәлекле торышы, табигать белән кушылу ысулы  булып килүчеләрне дә  берләштерүче бу искиткеч бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. 


10
июль, 2020 ел
җомга

Ел саен, июльнең икенче якшәмбесендә «Балыкчы көне» бәйрәме билгеләп үтелә.

«Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгының 20 еллыгы уңаеннан, мәктәп һәм балалар бакчаларының иң яхшы педагоглары һәм тәрбиячеләре билгеләп үтелде һәм бүләкләнде.


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча Республика советының утырышы узды. 


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген «Идел киңлекләре» дәүләт табигать тыюлыгы һәм «Печище геологик киселеше» аеруча саклаулы табигый территорияләрендә, яр линияләрен чистарту буенча «Россия суы» дип исемләнгән акция узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International