Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, Югары Ослан районы башкарма комитеты вәкиле белән берлектә, «Идел киңлекләре» региональ әһәмияттәге дәүләт табигый заказник территориясендә урнашкан утрауларны тикшерделәр.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Куйбышев сусаклагычында 4887 данә чөгә балыгын табигый яшәү тирәлегенә чыгару чарасында катнашты.
2020 елның 19 августында 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре, К. Тинчурин ур., 29 йорт адресы буенча, 2020-2021 елгы ау чорында кыргый тояклы хайваннарны тотуга рөхсәтләрне бүлү буенча җирәбә салу булачак (алга таба - җирәбә салу).
Җирәбә салуда аулау хокукына ия булган гражданнар катнаша ала.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты конкурста катнашу өчен 4 территория тәкъдим итте: Зәңгәр күлләр, Кама Тамагы районындагы Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәсе, Балык Бистәсе районындагы Шомбыт заказнигы.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: ТР Президентының 2020 елның 21 июленнән ПУ-433 номерлы Указы белән, Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 1 августыннан 2021 елның 1 августына кадәр аучылык байлыкларын табу лимиты расланды.
«Идел киңлекләре» яңа табигать тыюлыгы территориясендә уртак рейд узды. Тыюлык белгечләре, полиция һәм ГИМС хезмәткәрләре автомобильләрнең яр буена керүен тикшерде.
Татарстанда тыюлыклар территориясендә һәм һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыргый хайваннар өчен азык әзерләү бара. Бу хайваннарны салкын сезонда һәм тирән карда ашатырга мөмкинлек бирәчәк.
2020 ел - Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгы елы.
Элегрәк ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Татарстанның Арча районы яшәүчесе өч каракош баласын табуы турында хәбәр иткән иде. Яңа мәгълүматлар буенча, каракош балаларын Лаеш, Теләче һәм Балык Бистәсе районнарында булган ояларга утыртканнар.
Арча районында яшәүче ир кеше өч елга каракошы баласын тапкан. Ярдәм сорап ул Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләренә һәм орнитологларга мөрәҗәгать иткән.