ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2020 ел
җомга

Алексеевск районында, уылдык чәчү чорына куелган чикләүләр вакытында,  инспекторлар браконьерлык очрагын ачыклады. Шенталка елгасында, Речное авылыннан 4 километр ераклыкта, Чистайда яшәүче бер ир-ат өч балык тоту ятьмәсе һәм өч кыслатоткыч  куйган.

«Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгында Бөтендөнья күчмә кошлар көнен онлайн дәрес уздырып белән билгеләп үттеләр. Белгечләр Instagram да үзенең рәсми аккаунтында турыдан-туры эфир уздырдылар.


14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 14 маеннан Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хокук эше буенча әйдәп баручы киңәшче (әйдәп баручы төркем, «белгечләр» категориясе) вазифасын биләүгә конкурс игълан итә.


13
май, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Тәтеш районында Идел елгасында бер чакрым озынлыктагы уылдык чәчү урыннарын урнаштырдылар. «Балык-Булсын!» исемле табигать саклау акциясенә «Озын Алан» тыюлыгы белгечләре дә кушылды.


12
май, 2020 ел
сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Парклар маршы-2020»  халыкара табигать саклау акциясе срокларын озайта.  «Туган як табигате» рәсем конкурсында һәм «Җирне чиста итеп саклыйк» экологик десантлар конкурсында 1 августка кадәр катнашырга мөмкин булачак.
«Парклар маршы»– Россия һәм чиктәш чит илләрнең аеруча саклаулы табигый территорияләренә ярдәм күрсәтү буенча халыкара акция. Быел ул 25 нче тапкыр үткәрелә.  «Парклар маршы-2020» акциясенең девизы:
Чирек гасыр тыюлы табигатькә булышабыз!

«Чиста болыннар» дәүләт табигать заказнигы  хезмәткәрләре, “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге”ДБУ белгече һәм Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгече белән берлектә, РФ ҖК 256 маддәсен (су биологик ресурсларын законсыз тоту) бозуга юл куймау максатыннан рейд үткәрделәр. Түбән Кама районының Кармалы авылыннан 100 метр ераклыкта Шешмә елгасының  (ул табигать һәйкәле булып тора) ташып чыккан урынында  Әлмәт кешесе тоткарланды. Ул тыелган тоту коралыннан файдаланып (берничә тешле сәнәк рәвешендә ясалган острога) балык тоткан.


9
май, 2020 ел
шимбә

Территорияне вәкаләтле ведомстволар - Балык күзәтчелеге бүлеге, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, галимнәр, район полиция бүлеге белән бергә тикшереп чыктылар, шулай ук Лаеш балык заводы хезмәткәрләре дә җәлеп ителде. 


8
май, 2020 ел
җомга

Ел саен майның икенче шимбәсендә Бөтендөнья күчмә кошлар көне (World Migratory Bird Day) билгеләп үтелә. Бу- экологик кампания, аның максаты кешеләрнең күчмә кошлар, аларның яшәү урыннары һәм очу юллары турында белемнәрен киңәйтү. 

«Озын Алан» тыюлыгы белгечләре Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган чараларга кушылды. Тыюлык территориясендә «Дан Аллеясы» - 75 миләш үсентесе утырттылар. Чара һәлак булган геройларның батырлыгын искә алу һәм мәңгеләштерү максатыннан үткәрелде.

Бүген, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре,  хезмәт эшчәнлеген ул елларда башлаган һәм Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән барлык кешеләрне искә алып, тыныч күк йөзе, балаларның елмаюлары, Бөек Ватан сугышының нәрсә икәнен белми үскән сугыштан соң туган буын өчен рәхмәт белдереп, бу өлкәдә эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котладылар.

Сезгә сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек һәм озын гомер телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International