Рейд барышында Татарстанда законсыз балык тоткан өчен 6 административ беркетмә төзелде. Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, ТР буенча су биологик ресурсларын дәүләт контролендә тоту, күзәтчелек һәм саклау бүлеге белгечләре, полиция вәкилләре Куйбышев сусаклагычы акваториясендә тикшерү үткәрделәр.
Азнакай шәһәренең 13-нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә тыюлыклы табигать турында сөйләделәр. Экологик белем бирү чарасын «Чатыр-Тау» ДТКТ хезмәткәрләре үткәрде. Алар тыюлыкларның әһәмияте, сирәк һәм юкка чыга торган үсемлекләр һәм хайваннар төрләрен саклау турында сөйләделәр, Татарстан Республикасының Кызыл китабы белән таныштырдылар.
Хөрмәтле аучылар, производство аучылык инспекторы кандидатлары исемлеге, 2014 елның 9 гыйнварыннан 4 нче номерлы «Производство аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләр белүне тикшерүне үткәрү тәртибен раслау турында»РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы боерыгы нигезендә төзелә. Белемнәрне тикшерү 2020 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында узачак. Документларны кабул итү һәм тапшыру тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары нигезендә башкарыла.
Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына Лаеш районы буенча инспектор таләп ителә.
Тулы мәгълүмат артыннан (843) 2117381 телефоны буенча яки Oksana.Filippova@tatar.ru. электрон почта адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз
Хөрмәтле аучылар, исегезгә төшерәбез, бүген, 10 гыйнварда, соры куянга ау сезоны ябыла.
Татарстанда региональ әһәмияттәге ландшафт юнәлешендәге «Идел киңлекләре» дип аталган яңа дәүләт табигый тыюлык оештырылды. Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин тиешле карарга имза куйды.
29 076 гектар мәйданлы тыюлык биологик төрлелекне саклау, әйләнә-тирәлеккә хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекнең тискәре йогынтысын булдырмау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш муниципаль районнарында һәм Казан шәһәренең муниципаль берәмлегендә уникаль ландшафт комплексларын саклау максатларында оештырылды.
Тыюлыкны булдыру зарурлыгы рекреация, биологик су ресурсларын законсыз тоту, индустриаль куллану, төзелеш материалларын табу кебек антропоген йөкләнешнең артуы белән бәйле. Шулай ук бу территориядә тикшерү уздыру нәтиҗәсендә Россия Федерациясенең Кызыл китабына һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр төрләре барлыгы ачыкланды.
Лаеш районындагы «Радуга» ҖЧҖ аучылык хуҗалыгында браконьерлар төркемен тоткарлаганнар. Алар 3 пошины, 2 кыр кәҗәсен һәм бер кабанны атканнар. Өстәвенә, ир-атлар кызык өчен генә аулаган, чөнки барлык трофейларны да җыеп алмаганнар.
Су биологик ресурсларын законсыз тоткан өчен, Ульяновск өлкәсенең яшәүчесенә җинаять җаваплылыгы яный. Яңа ел каникуллары вакытында Дәүләт комитеты тарафыннан контроль көчәйтелде, даими рейдлар уздырылды.
Һава торышы белән бәйле рәвештә, Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Спас, Тәтеш, Лаеш, Алексеевск, Балык Бистәсе районнарында - бәйрәм көннәрендә, иртәгәдән алып 4 гыйнварга кадәр, Иделдә бозда йөрү өчен шартлар начар булачак. Күп ерганаклар һәм ярыклар барлыкка килә. Югарыда күрсәтелгән районнарда яшәүчеләргә һәм һәвәскәр балыкчыларга бозга чыгудан тыелып торырга киңәш итәбез.
Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә браконьерларны ачыклау буенча рейд дәвам итә. Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан чираттагы «тоту» очрагы Татарстанның Минзәлә районында теркәлде.