Бүген Дәүләт комитетында Зәй районындагы аучылык җир-суларына аучылык хуҗалыгы килешүе төзү хокукына аукцион узды.
Гариза биргән 2 катнашучы арасында җиңүче дип «Елховлес»ҖЧҖ танылды. Бер ай эчендә аның белән Зәй районындагы һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларына 49 елга аучылык хуҗалыгы килешүе төзеләчәк.
Арчаның 1нче номерлы балалар бакчасында, үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирүдә актив эш алып баручы тәрбиячеләр өчен, «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән экологик тәрбия бирү бурычларын хәл итүдә иҗади якын килү»дигән темага семинар үткәрелде. Семинар эшендә «Ашыт» ДТКТ белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы катнашты, шулай ук Татарстан Республикасының Балтач районы һәм Киров өлкәсенең Малмыж районы тәрбиячеләре дә чакырылган иде.
Татарстан мәктәпләрендә көзге каникуллар 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр дәвам итте. Алар кызыклы һәм файдалы үтсен өчен, «Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре экологик грамоталылык сәгате оештырдылар. Чара өчен кызыклы формат сайланган иде, анда белем уеннар һәм мультфильмнар аша бирелде һәм беркетелде. Иң актив катнашучыларны призлар белән бүләкләделәр. Балалар Татарстанның Кызыл китабы белән таныштылар, бигрәк тә Чистай районы территориясендә яшәүче төрләр белән, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар.
Бүген, 10:00 сәгатьтә Зәй районында 30881 га мәйданлы аучылык җир-суларында аучылык хуҗалыгы килешүе төзү өчен аукционда катнашуга гаризалар кабул итү тәмамланды.
Аукцион 12 ноябрьдә 10: 00 сәгатьтә ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында узачак, җиңүче белән 49 елга килешү төзеләчәк.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты (2019 елның 5 ноябреннән) Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә, атап әйткәндә:
биотөрлелек бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече (өлкән төркем, «тәэмин итүче белгечләр»категориясе).
Исегезгә төшерәбез: 2019 елның 1 нче декабренә кадәр барлык россиялеләргә дә узган ел өчен салым түләргә кирәк. Беренче чиратта сүз фатирларга һәм башка күчемсез милеккә, шулай ук автомобильләргә һәм башка транспорт чараларына түләнә торган салым турында бара.
Салымнарны берничә ысул белән түләргә мөмкин:
салым хәбәрнамәсендә күрсәтелгән реквизитларны – QR-код, штрих-код һәм УИН кулланып, банк яки почта бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә;
хәбәрнамәдәге QR-код ярдәмендә, банкларның мобиль кушымталары аша;
шулай ук «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» электрон сервисыннан, «Физик затлар салымнары» мобиль кушымтасыннан һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталыннан файдаланырга;
Россия Федераль салым хезмәте сайтының «Физик затларның салымнарын, иминият взносларын түләү»бүлегендә УИН һәм карта реквизитларын кертеп.
Зәйдә, Гулькин авылы янында Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары чираттагы рейд барышында кабаннарның түшкәсен тунау артында ике гражданны тоттылар. Сораштыру барышында ачыкланганча, ау яратучылар – Зәй һәм Түбән Кама яшәүчеләре, кабан дуңгызларын табуга рөхсәт алмаган. Законсыз ау өчен, 258 маддәнең 2нче бүлеге буенча (алдан килешеп куйган, бер төркем зат) җинаять эше кузгатылды. Хокук бозучыларга 500 мең сумнан алып 1 миллион сумга кадәр штраф яки хөкем ителүченең 3-5 ел эчендә хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф яки билгеле вазифаларны биләү яки өч елга кадәр билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп яки аннан башка 3-5 елга иректән мәхрүм итү җәзасы карала.
Республиканың Теләче районы урман массивларында 8 меңнән артык брикет-вакцина таратылды. Профилактика чаралары Татарстан ветеринария идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре тарафыннан үткәрелә.
Товар поезды пошины бәрдереп үтергән. Бу гадәттән тыш хәл Түбән Кама районында Никашновка-Биклән арасында булган. Шул ук көнне Лениногорскида да шундый ук хәл булган. «Рысь» ҖЧҖ аучылык хуҗалыгы территориясендә, Иске Иштирәк – Яңа Иштирәк авылы автоюлыннан 600 метр ераклыкта, җиңел автомобиль кабанны бәрдергән. Кабан алынган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Машина вакыйга урынын ташлап киткән. Материаллар хокук саклау органнарына тапшырылды, хайваннар дөньясына зыян китерелде.
Биотөрлелек бүлеге башлыгы вазыйфасына 3 кандидат гариза бирде. Кадрлар резервына кертүгә конкурс бүген Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында узды. Нәтиҗәләр 7 эш көне эчендә игълан ителәчәк.