ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының машиналар паркына 4 яңа машина өстәлде.  Йөк сала торган урыны булган юлсыз җирдән йөрүче УАЗ рейдлар үткәрү һәм җимлекләргә ашлама китерү өчен тыюлыкларда файдаланылачак. Автомобильләр «Татнефть» ГАҖ тарафыннан Дәүләт комитеты каршындагы «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУ өчен бирелде. 

Законга каршы тоту. Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары Кызыл китапка кертелгән балыкны сатуда таптылар. Чөгә балыгын Мамадыш районында, Казан-Яр Чаллы трассасы буенда саттылар.  Бу балык Татарстанның Кызыл китабына кертелгән һәм аз санлы булу сәбәпле, сирәк төр статусында тора.

 

 


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Яз көне ау вакыты үзгәрергә мөмкин. Моның кирәклеге күп аучылар мөрәҗәгатьләре буенча барлыкка килде. Ике меңгә якын  кеше катнашкан сораштыру уздырылды.

 Сораштырылучыларның  күпчелеге фикеренчә- 60,4 %, язгы ау 15 апрельдән 20 апрельгә кадәр башланырга тиеш.  Анкетада катнашучыларның 32,2% ы язгы сезон апрельнең өченче шимбәсендә башланырга тиеш дип саный.

 


25
октябрь, 2019 ел
җомга

Аккош бакчага кергән һәм чыга алмый -  андый хәбәр бүген Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына керде. Гадәттән тыш хәл Түбән Кама районында булды. Аккошны кешеләр үзләре генә тота алмады, шуңа күрә Дәүләт комитетына мөрәҗәгать итте. Район белгечләре килеп, кошны тотты һәм аккошлар яши торган җирле күлгә күчерде. Хәзер каурыйлының куркынычсызлыгына берни дә янамый.​

 

Икенче ел рәттән Чистай муниципаль районында «Мәдәниятләр мозаикасы» проекты тормышка ашырыла, анда 2019 елның октябре татар мәдәнияте айлыгы дип игълан ителгән иде. Әлеге проект кысаларында «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре «Татар Сарсазы төп гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары өчен татар телендә экологик белем сәгате үткәрделәр.

 

Тыюлык хезмәткәрләре балалар өчен чараның бик кызыклы форматын әзерләгән иде, аның барышында алар «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгының тарихы, Чистай муниципаль районы территориясендә теркәлгән ТР Кызыл китабы вәкилләре белән таныштылар. Материалны тагын да сыйфатлырак үзләштерү өчен, әлеге мәгълүмат балаларга туган телләрендә бирелгән иде. Чара ахырында белемнәрне ныгыту өчен уен уздырылды, җиңүчеләр һәм иң актив балалар истәлекле бүләкләр алды, шулай ук «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы башлыгы А. Ю. Чебурахтин мәктәп китапханәсе фондына «Татарстан Республикасы Кызыл китабының искиткеч яшәүчеләре» китабын тапшырды.

Татар телендәге мондый чаралар традициягә керәчәк.

 


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Күзәтчелек чараларының нәтиҗәлелеген күтәрү максатларында 23-24 октябрьдә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында район (районара)саклау, федераль дәүләт күзәтчелеге бүлекләре башлыклары һәм региональ әһәмияттәге дәүләт табигать тыюлыклары башлыклары өчен семинар дәресләре узды.

Семинарда 52 хезмәткәр укып кайтты.  Уку барышында законнардагы соңгы үзгәрешләр каралды, шул исәптән Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексы,  (видеоматериаллар кулланып), ау кагыйдәләрен һәм тыюлыкларны саклау режимын бозуның шәхси очраклары ачыкланды.​


23
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

«Кичкетаң » тыюлыгы «Татарстанның чиста урманнары» дип исемләнгән республика акциясенә кушылды. Акция кысаларында тыюлык хезмәткәрләре, җирле халык белән бергә, урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан чистарттылар, урмандагы беседкаларны, аншлагларны һәм мәгълүмат щитларын ремонтладылар.

Шулай ук тыюлык гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен бу акциягә багышланган дәресләр һәм экологик конкурслар оештырды. Дәресләрдә төп басым әйләнә-тирә мохитнең  пычрану нәтиҗәләре белән  көрәшкәнче, аны башта  ук пычратмау дөресрәк булу турында, кечкенә торак пунктларның масштабында, кеше тарафыннан табигатькә китергән зыян турында сөйләүгә төште. Тыюлык хезмәткәрләре Кичкетаң урта мәктәбендә күптән түгел уздырылган дәресне  агач утырту белән бергә кушып алып бардылар. «Эколята» түгәрәгенә йөрүчеләр белән бергә белгечләр 50дән артык гадәти нарат үсентесе утырттылар. Яшелләндерү Кичкетаң авылы паркында дәвам итәчәк. Анда тиздән ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тагын бер аллея барлыкка киләчәк.

 


22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Балтач районы мәгариф идарәсе   һәм «Балтач» табигый тыюлыгы тарафыннан оештырылган «Гүзәл көз»район экологик фотоконкурсының оештыру комитетына 540-тан артык фотография килде.

 


21
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 21 октябреннән Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты киләсе конкурслар игълан итә:

Киләсе вазыйфаларга кадрлар резервына кертү:

- судагы биологик ресурслар бүлеге башлыгы (баш төркем, «җитәкчеләр» категориясе);

- гомуми бүлек башлыгы (баш төркем, «җитәкчеләр» категориясе);

- мониторинг бүлеге башлыгы (баш төркем, «җитәкчеләр» категориясе).

Вакантлы вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат «Идарәче кадрларның федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/.

Конкурста катнашуга гаризаларны, кабул итү турында игълан урнаштырылган көннән алып (2019 елның 11 ноябренә кадәр) 21 көн дәвамында, кирәкле документлар белән бергә ,конкурс комиссиясе сәркатибе киләсе адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт, каб. 203, тел. (843) 211-73-81, 211-66-94

Конкурс комиссиясе утырышы (якынча) 2019 елның 22 ноябрендә булачак.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган (http://ojm.tatarstan.ru/rus/kadrovaya-politika-test.htm).


18
октябрь, 2019 ел
җомга

«Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясенең көзге этабы барышында «Кичкетаң» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм чыбыктан чистартуны, чишмәләрне төзекләндерүне, урмандагы аншлагларны һәм мәгълүмат щитларын ремонтлауны дәвам итәләр.

Мәсәлән, күптән түгел,  Әгерҗе муниципаль районы Кичкетаң авыл җирлегенең бюджет оешмалары хезмәткәрләре белән берлектә, алар җирле урманны  каты көнкүреш калдыкларыннан җыештырдылар.

 Шул ук вакытта «Чулпан» тыюлыгы белгечләре дә урманнарны саклау белән бәйле чаралар үткәрделәр, шул исәптән Биектау муниципаль районының Сосновка авылы янындагы урман фонды территориясендә агачлар утырттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International