Хөрмәтле аучылар, 2014 елның 9 нчы гыйнварыннан 4 нче номерлы «Производство аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләрне белүгә тикшерүне үткәрү тәртибен раслау турында»гы РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының боерыгы белән тәңгәл килеп, производство аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген төзү турында сезгә хәбәр итәбез.
Белемнәрне тикшерү 2019 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында( Казан шщёщре, Кщрим Тинчурин урамы, 29 йорт) узачак. Документларны кабул итү һәм тапшыру тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары нигезендә башкарыла.
Документларны кабул итү вакыты: - 2019 елның 29 июленнән башлана; - 2019 елның 18 сентябрендә тәмамлана.
Барлык документлар Комитетка турыдан-туры юридик затның вәкаләтле вәкиле, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле тарафыннан тапшырылырга мөмкин, яки 420088, Казан ш., Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт адресы буенча, салынган документларның исемлеге белән, почта аша җибәрелә ала.
Мәгълүматларның яңаруын Дәүләт комитеты сайтында «Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)» бүлегендә «Производство аучылык тикшерүе» өстәмә битендә күзәтегез.
«Игелек атнасы» ның көзге этабы кысаларында «Кичке таң» табигать тыюлыгы белгечләре Әгерҗе районының Кичкетаң авылының үзәгендә урнашкан «Изге Чишмә» чишмәсе территориясен чистарту буенча өмә оештырдылар. Өмәдә авыл хакимияте хезмәткәрләре, мәдәният хезмәткәрләре һәм җирлекнең битараф булмаган кешеләре актив катнашты. Чишмә территориясен көнкүреш калдыкларыннан чистарттылар, шулай ук яфракларны, коры ботакларны һәм корган үләнне җыеп алдылар.
Өмә вакытында тыюлык хезмәткәрләре катнашучылар белән кеше тормышында чиста һәм имин әйләнә-тирә мохитнең нинди роль уйнавы турында әңгәмә үткәрделәр. Якындагы территориядә яшәүчеләрнең сәламәтлеге аның торышына бәйле.
Мондый өмәләр авылда даими рәвештә үткәрелә, чөнки тыюлык территориясендә чишмәләр күп — барлыгы 30га якын.
Чара чәй өстәле артында тәмамланды, зур эш башкарылды, хәзер инде җыештырган территорияне чисталыкта һәм тәртиптә сакларга гына кала.
Хөрмәтле табигатьтән файдаланучылар!
Талпаннар йоктыра торган авыруларны ияртү куркынычы, күбрәк аучыларга, урман һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә һ.б. яный.
Сезне талпан инфекцияләрен профилактикалау мәсьәләсенә багышланган лекциягә чакырабыз. Аны “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” белгечләре 20 сентябрь көнне 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында Кәрим Тинчурин ур. 39, 1 кат, актлар залында уздырачаклар. Лекциядә сез актуаль мәгълүмат белән танышырсыз һәм белгечләргә сораулар бирә алырсыз.
Киров шәһәренә эш буенча баргач, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Р. Г. Шәрәфетдинов һәм хайваннар дөньясы мониторингы бүлегенең әйдәүче консультанты Р. Т. Миңнегулова Киров өлкәсенең урман хуҗалыгы министры А. И. Шургин, ау буенча аның урынбасары Д. С. Анисимов һәм Марий Эл Республикасының табигый байлыклар, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министры урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы М. С. Козлов белән очраштылар.
Очрашуда Дәүләт комитеты белгечләре, хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану , ә атап әйткәндә аучылык байлыкларының санын исәпкә алу һәм көйләү, аларны тоту һәм табу өчен рөхсәтнамәләр бирү өлешендә, коллегалар белән тәҗрибә уртаклаштылар. Белгечләр киләчәк хезмәттәшлек өлкәләрен һәм уртак эш планнарын билгеләделәр.
2019 елның 5 сентябреннән 12 сентябренә кадәр Татарстан Республикасында «Көзге игелек атнасы» дип исемләнгән хәйрия акциясе узды. Бу акция – игелекле эшләр эстафетасы, ТР халкын ирекле эшчәнлеккә җәлеп итүгә, социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән уңай чараларны тормышка ашыруга юнәлтелгән. Һәр көн үз юнәлешен йөртә.
10 сентябрьдә «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре һәм «Камалия» ял һәм үстерү үзәге хезмәткәрләре, игелек акциясе кысаларында, бергәләп, экологик чара оештырдылар. Анда 60 урта сыйныф укучысы катнашты.
Балалар өчен туган шәһәрнең экологик проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлтелгән интерактив танып-белү программасы әзерләнгән иде. Программа барышында балалар актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, үзләренең күзәтүләре һәм белемнәре белән уртаклаштылар. Иң актив катнашучыларга һәм уенда җиңүчеләргә тыюлык хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан бүләкләр тапшырдылар.
2019 елның 4нче сентябреннән Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты түбәндәге вазыйфаларга кадрлар резервына кертү буенча конкурс игълан итә:
Яшел Үзән районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлек башлыгы;
Балык Бистәсе районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча район (районара) бүлек башлыгы.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылды.
Хөрмәтле аучылар, сезгә җайлы булсын өчен, безнең сайтта “Аучы календаре” дигән бүлек барлыкка килде. Анда Татарстан Республикасы территориясендәге ау чорларының актуаль вакытлары белән танышырга була.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, 5 сентябрьдә, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыйммәтле мехлы хайваннарны табуга рөхсәтнамә алу өчен гаризалар кабул ителә башлады.
Рөхсәтнамә алу өчен, нинди районда аулауга карамастан, Татарстан Республикасы территориясендәге КФҮнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә (843) 222-06-20 телефоны буенча КФҮнең Call-үзәге операторлары ярдәмендә, КФҮ филиалларына кабул итүгә алдан ук язылырга мөмкин.
2019 елның 28 августында Чистай – Казан автоюлында, Галактионово дачалар поселогы борылышы янында, кыр кәҗәсен бәрдерделәр. Машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качты. ГИБДД һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре уртак эш алып бару нәтиҗәсендә 5 сентябрьдә кагыйдә бозучы табылды. Юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен, ул машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм 40 000 сум күләмендә зыянны каплау рәвешендә җәза алды
Чистай районында, «Чиста болыннар» исемле аеруча саклана торган табигать территориясендә, төнге сәгать икедә Дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан,моторлы көймәдән тыелган корал – ятьмәләр ярдәмендә, балык тоткан браконьер тоткарланды.Тоткарлау барышында ятьмәләр, көймә, көймә моторы һәм 74 баш балык тартып алынды.
Биологик су ресурсларына китерелгән зыян 110 000 сум дип бәяләнә.
Материаллар полициягә тапшырылды, хәзерге вакытта 256 маддәнең 1 нче бүлеге буенча (Биологик су ресурсларын законсыз чыгару (тоту) өчен 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф, яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш, яки 2 елга кадәр төзәтү эшләре, яки шул ук срокка иректән мәхрүм итү җәзасы каралган) җинаять эше кузгату буенча эш алып барыла.
«Кичке таң» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре, «Солнышко» балалар бакчасында әйләнә-тирә дөнья га карата кызыксыну уяту, кыргый хайваннарның күптөрлелеге турында белемнәр туплау һәм балаларның игътибарын юкка чыккан төрләргә җәлеп итү өчен, «Кыргый хайваннар көне» үткәрделәр.
Тыюлык белгече Әлфия Нуриманова балаларны безнең якта яшәүче кыргый хайваннарның үзләрен тоту үзенчәлекләре, аларның табигать өчен файдасы, аларны тормыш шартларына җайлашуы белән таныштырды. Россия урманнарындагы кыргый хайваннар, аларның яшәү рәвеше, туклануы, яшәү урыннары, урманда хайваннарның кышка ничек әзерләнүе турында күзаллау бирде. Шулай ук балаларны Татарстан Республикасының Кызыл китабы һәм аңа кертелгән хайваннар белән таныштырды. Кайбер төр хайваннарның юкка чыгу сәбәпләрен санап чыкты, хайваннар дөньясын ни өчен сакларга кирәклеген аңлатты, табигатьтә үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтте.
Балаларга бу чара бик ошады, алар бик теләп табышмаклар бәйгесендә катнаштылар, шул ук вакытта биремнәрне яхшы гына үтәделәр, хайваннар турында хикәяләр, мәкальләр, әйтемнәр тыңладылар. Аннан соңгы биремдә һәрбер бала якларга һәм сакларга теләгән хайванның рәсемен ясарга тиеш иде.
Балалар Кызыл китапка кертелмәгән хайваннарны да сакларга кирәклеген, аларның тормышы еш кына бездән, безнең табигатьтә үз-үзебезне тотуыбызга бәйле булуына инандылар.