Очып китә алмый азапланучы гадәти булмаган кошны торак комплекслары төзелешенең берсендә Казанның битараф булмаган кешеләре күреп ала. Кош җәрәхәт алган дип уйлап, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләренә мөрәҗәгать итәләр. Тикшергәннән соң, кунакның Кызыл китапка кертелгән канаты сынган гади төн күгәрчене икәне ачыклана.
Ел саен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты республиканың биотөрлелек мониторингы кысаларында фәнни-тикшеренү эшләре оештыра. Шундый чараларның берсе ике көн дәвамында Лениногорск районы территориясендә һәм «А.И. Щеповских исемендәге Дала» заказнигы базасында узды.
Чистай районында дәүләт тыюлыклары администрацияләренең тәҗрибә уртаклашу буенча семинары узды.
Республикада хайваннарның юлга килеп чыгуы дәвам итә. Чираттагы юл-транспорт һәлакәте Бөгелмә районында булган. Автомобильче җиңел автомобильдә пошины бәрдергән. Хайван алган җәрәхәтләрдән үлгән, автомобиль җитди зыян күргән.
«Госуслуги» порталында яңа функционал – контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан профилактик визит һәм консультацияләр уздыруга онлайн-язылу эшли башлады. Яңалык бизнесның тикшерүче органнар белән оператив хезмәттәшлеген тәэмин итәчәк.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2024 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу турында искәртә.
Яшел Үзән районында Зөя аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләре куян балалары өчен кечкенә яслеләр оештырган. Быел җәй көне биредә 20 куян баласы дөньяга килгән. Хәзер йомшак йонлачлар инде үсеп килә. Озынколаклар әлегә зур түгел. Гадәттә алар ике айдан артыграк үсә, авырлыклары ике-өч килограммга кадәр җитә.
Бүген нарат урманы, дала һәм кыр киекләрен ау этләре (ретривер, спаниель һ.б.) һәм ау кошлары белән аулау сезоны ачыла. Ул 2024 елның 5 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Марал фермасында тулылану – кечкенә мараллар дөньяга килде. Барысы да сәламәт булып дөньяга килә. Ферма территориясендә кечкенә мараллар әниләре белән янәшә йөриләр, гәрчә аларның кайберләре инде мөстәкыйльлек күрсәтсәләр дә һәм ялгызы гына йөрергә тырышсалар да.
Гражданин аучылык хуҗалыгында ау хокукына кирәкле документларсыз булган һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәренә корал һәм ауга рөхсәтен күрсәтүдән баш тарткан.