ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2024 ел
чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә аулаучы физик затлар арасында сайлап алу (җирәбә салу) юлы белән поши, себер кыр кәҗәсе һәм бурсык аулау хокукына рөхсәтләрне бүлү уздырылды.


29
июль, 2024 ел
дүшәмбе

30 июльдә 14:00 сәгатьтә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында (Казан шәһәре, Октябрь ур., 8 йорт) 2024 – 2025 елгы ау сезонына гомуми файдаланудагы аучылык биләмәләрендә аучылык ресурсларын аулау хокукына рөхсәтләрне бүлү булачак.

Җәй – хайваннарның актив күченү чоры. Алар актив хәрәкәт итәләр, сакланмыйча, юлга чыгалар. Ял көннәрендә, мәсәлән, республика юлларында поши һәм кыр кәҗәсе катнашында Алабуга һәм Чистай районнарында ике һәлакәт булган. Хайваннар алган җәрәхәтләрдән үлгән, автомобильләр җитди зыян күргән.


26
июль, 2024 ел
җомга

Бүген Лаеш районында М12 тиз йөрешле федераль автомобиль юлында һәм Питрәч районының Пановка авылы янындагы трассада кыргый хайваннар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте булган. Пошилар алган җәрәхәтләрдән үлгән, машиналар җитди зыян күргән.

«Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре 6 нчы гомуми белем мәктәбенең «Стрижи» ЭКОотряды активистлары һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең район бүлекчәсе вәкилләре белән берлектә «Россия суы» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Уртак көч белән алар Кама елгасының ике километр яр буен җыештырдылар.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне кертү үзәгенең Зөя аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләре үз кул астындагылар турында җәйдән үк кайгырта башлыйлар.


25
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Экологик күнекмәләрне һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт культурасын формалаштыру – үсеп килүче буын һәм тыюлыклар администрацияләре арасында мәгърифәтчелек эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Нәкъ менә шундый тырыш хезмәт нәтиҗәсендә тупланган белемнәрне тапшыру һәм укучыларны биологик төрлелекне саклап калуга этәрү бара.

Татарстан Республикасында махсус хәрби операциягә баручы гражданнарга бер тапкыр бирелә торган түләү 1,5 млн сумга кадәр арттырылды. Аны алу өчен, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән шартнамә төзергә кирәк. Нәтиҗәдәге сумма республикадан – 1,005 млн сум, РФ Оборона министрлыгыннан – 195 мең сум, Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 300 мең сумга кадәр түләүләрдән тора.

Бүгеннән республикада ау этләре һәм ау кошлары белән сазлык-болын киек кошларын аулау сезоны ачыла. Ул агымдагы елның 5 декабренә кадәр дәвам итәчәк.


24
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Олы торналар балаларын очарга өйрәтә башлаганнар. Интенсив күнегүләр ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Чүпрәле районы буенча районара бүлеге башлыгы Сергей Уссяның камера объективына эләккән. Өйрәнүләр әткә-әнкә кошларның сизгер җитәкчелегендә уза. Әткә кош ике тапкыр «торрыйк» тавышы белән «стартка» команда бирә һәм бәбкә торналар белән бергә һавага күтәрелә, ә аннары ике тапкыр «торрыйк» тавышы белән «туктарга» командасын бирә, барысы да туктыйлар һәм яңа әйләнешкә борылалар. Әнкә кош балаларга ярдәм итә, төркемне йомып куя.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International