2024 елда төбәк әһәмиятендәге 74 аеруча саклана торган табигый территориядә 657 мәгълүмати стенд – аншлаг барлыкка киләчәк.
Ришвәтчел хокук бозуларны профилактикалау һәм ришвәтчелеккә каршы системалы агарту – ришвәтчел тәртипкә карата түземсезлек формалаштыруның төп инструментлары.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Ханты-Манси автономияле округы Югра делегациясе белән очрашу узды. Чара кысаларында яклар үзара хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар һәм төбәкләрдә күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
27 июньдә балык тоту һәм эшкәртү предприятиеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Бөтендөнья балыкчылык көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне билгеләп үтү фикере Италиядә 1984 елда Балыкчылыкны көйләү һәм үстерү буенча халыкара конференциядә барлыкка килә. Бәйрәм максатларының берсе – һөнәрнең абруен күтәрү һәм су биоресурсларына сакчыл мөнәсәбәт кирәклеген искәртү.
Шәфкатьлелек һәм ваемсыз булмау – һәр кешедәге уңай сыйфатларның мөһим өлеше. Бу сыйфатлар күпләргә хас, тик берәү дә аны башкаларга сиздерми. Шунлыктан ярдәм кулы сузу вакыйгалары көннән көн арта бара.
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Радик Мотахаров «Уылдык – 2024» комплекслы оператив-профилактик операция нәтиҗәләре турында сөйләде.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты искә төшерә: 26 июньдә жирәбәдә катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамлана.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты дала сөркәләре санын исәпкә алуның тәмамлануы турында хәбәр итә. Сөркәләр, бер-берсе турында кайгыртып, колонияләр булып яшиләр. Биек үлән һәм куаклыклардан читтәрәк, ачык урыннарда яшәүне хуп күрәләр. Куркыныч якынлашкан очракта, байбак үз гаиләсен кычкырып кисәтә. Бу тавыш сызгыруга охшаш. Әгәр яшәгән урынына (сөркә өненә) якын килсәң, ул кычкыра һәм өненә кача. Аның үрнәгенә башка сөркәләр да иярә. Сөркәләрнең балачагы шактый озын: 50 көн дәвамында сабыйлар сөт белән тукланалар. Олылары кечеләрен яклыйлар.
«Чиста болыннар» заказнигы хезмәткәрләре колаклы ябалакның ике баласын табигый яшәү шартларына җибәрәләр. Ике атна тирәсе дәвамында алар иркен вольерда яшиләр, анда үзләре өчен ризык табарга һәм ауларга өйрәнәләр. Кыска гына вакыт эчендә кошлар татарстанлыларның яраткан кошларына әвереләләр, аларга «Тутти» һәм «Фрутти» исемнәре бирелә.
Республика юлларында кыргый хайваннар катнашында өч юл-транспорт һәлакәте ял көннәрендә була. Һәлакәтләр Казан – Йошкар-Ола трассасының 98 км ында Питрәч районының Иске Шигали авылы янында һәм Чистай районында трассада була. Нәтиҗәдә өч яшь болан үлә. Машиналар җитди зыян күрә.