ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2024 ел
якшәмбе

Бу бәйрәмне балыкчылык хуҗалыгы һәм балыкчылык сәнәгате тармакларына турыдан-туры катнашы булган барлык кешеләр – предприятиеләр һәм балык саклау хезмәтләре хезмәткәрләре, галимнәр һәм күп санлы һәвәскәр балыкчылар җәмгыяте билгеләп үтә.


12
июль, 2024 ел
җомга

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, шулай ук дәүләт һәм федераль автомобиль юллары идарәләре вәкилләре белән уртак киңәшмә узды.


11
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетында әйдәп баручы вазыйфалар төркеменә кадрлар резервына кертүгә бәйге үткәрелде. Нәтиҗәләр кандидатларга язма (яисә электрон) рәвештә бәйге тәмамланганнан соң 7 көн эчендә җибәреләчәк.


10
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Тәүлек эчендә республика юлларында өч юл-транспорт һәлакәте була. Беренчесе – «Казан-Ырымбур» автоюлында Казан ягына баручы машина йөртүче җиңел автомобильдә пошины бәрдерә һәм үзе дә юл читенә әйләнеп төшә. Хайван алган җәрәхәтләрдән үлә. Машина җитди зыян күрә, 3 кеше зарарлана. 

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 15 июлдән һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә киек кошлар аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.


8
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Ял көннәрендә һәм дүшәмбе иртәсендә республика юлларында кыргый хайваннар катнашында өч юл-транспорт һәлакәте була. Һәлакәтләр Спас районының «Базарлы Матак – Болгар» автомобиль юлының 58 км ында, Спас районыннан Арча ягына таба Шинар авылыннан 600 метрда һәм Мәскәү Чиләбе М5 автомобиль трассасының 1268 км ында була. Җиңел машина йөртүчеләр өч пошины бәрдергән. Хайваннар алган җәрәхәтләрдән үлгән. Машиналар җитди зыян күрә.


4
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара Кызыл китапка, Россия Федерациясенең Кызыл китабына һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән дала лачыннарының балалары «Чатыр-Тау» дәүләт табигать заказнигына китерелгәннән ике атна узды. Бу чорда алар, яңа урынга ияләшәләр, ныгыйлар һәм мөстәкыйльгә әвереләләр.


3
июль, 2024 ел
чәршәмбе

«Зәңгәр күлләр» дәүләт табигать заказнигы – үз эченә күлләр һәм киң урман кишәрлекләрен алган комплекслы заказник. Бу күлләр танылу ягыннан иң югары дәрәҗәдә тора. Бүгенге көндә Зәңгәр күлләр туристлар өчен табигый истәлекле урын һәм массакүләм көндәлек ял итү өчен яраткан урын булып тора.


1
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Ял көннәрендә республика юлларында кыргый хайваннар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте була. Һәлакәтләр Яңа Чишмә районында Казан – Ырымбур трассасында, Питрәч һәм Теләче районнары чигендә Казан – Шәмәрдән трассасында була. Машина йөртүчеләр җиңел автомобильдә кыр кәҗәсен һәм пошины бәрдергәннәр. Хайваннар алган җәрәхәтләрдән үлгән. Машиналар җитди зыян күрә.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2024 – 2025 елларда гомуми кулланылыштагы аучылык биләмәләрендә аучылык ресурсларын аулауга рөхсәтләрне бүлү буенча җирәбәдә катнашу өчен килгән гаризаларны эшкәртү тәмамлануы турында хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International