ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Әтнә районы Олы Әтнә авылында гаҗәеп вакыйга булды. Тиреслек өчен төзелә торган култыкта адашып, ике баласы белән селәүсен пәйда була.


22
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Биектау районы территориясендә яктылык приборларын кулланып һәм механик транспорт чарасы ярдәмендә ике куянны законсыз рәвештә аулап алган гражданны тоткарлаган.


18
ноябрь, 2022 ел
җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Алексеевск районы буенча районара бүлеге хезмәткәрләре кыр кәҗәсен коткарганнар.


17
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Кышын кошларны ашатыгыз!» Бөтенроссия экология акциясендә актив катнашалар.

6 декабрьдә 14.00 сәгатьтә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында (Казан ш., Кәрим Тинчурин ур., 29) төп вазыйфалар төркеменә кадрлар резервына кертү бәйгесенең икенче (турыдан-туры) этабы узачак.


16
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының үзәк аппараты, саклау һәм федераль дәүләт күзәтчелеге бүлекләре хезмәткәрләре, шулай ук Төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать тыюлыклары администрацияләре хезмәткәрләре Бөтенроссия экологик диктанты язуда катнаштылар.


15
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Ул республиканың мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм белем бирү учреждениеләре укучылары, шулай ук сәламәтлекләре чикләнгән балалар арасында 2 номинациядә үткәрелде: Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайван һәм үсемлекләр, гөмбәләр, лишайниклар төрләре сурәте. Конкурста 522 учреждениедән 2170 кеше катнашты.


14
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Әлмәт-Мөслим автомобиль юлының 8 нче чакрымында автомобиль йөртүче пошины бәрдергән. Хайван һәлакәт урында ук үлгән. 


11
ноябрь, 2022 ел
җомга

Иртәгә бөтен ил буенча песнәк көне билгеләп үтеләчәк. Ул Россия кошларны саклау берлеге инициативасы белән булдырылды. Бу көнне торак пунктларда яшәүчеләр «кышкы кунак»ны – безнең якларда кышлау өчен калган кошларны каршы алырга әзерләнәләр. Алар арасында песнәкләр, купшыллар, карабүрекләр, күкшәләр, чи-чи чыпчыклар һәм сызгак чыпчыклар бар. Алар өчен азык әзерлиләр һәм җимлекләр асып куялар.


10
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Татарстан Республикасының аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасының производство аучылык инспекторлары белән берлектә Куйбышев аучылык хуҗалыгы территориясендә, яктылык приборларын кулланып һәм механик транспорт чарасыннан файдаланып, законсыз рәвештә куян аулаучы гражданны тоткарладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International