А.И. Щеповских исемендәге «Дала» комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый заказнигы территориясендә 9 яңа мәгълүмат стенды урнаштырылды. Чарада ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов, «Татнефть» ГАҖ яшьләр комитеты рәисе Дмитрий Несмин, шулай ук Лениногорск районының 2 нче һәм 8 нче урта белем бирү мәктәпләре укучылары катнашты.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәгенең Хайваннар дөньясы объектларын, шул исәптән Кызыл китапка кертелгәннәрне коткару, асрап тору һәм табигый яшәү тирәлегенә кайтару буенча дәвалау станциясенә матбугат туры оештырды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан браконьерлык эшчәнлеген булдырмау буенча актив эш алып барыла.
Бүген Түбән Камада ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге белгечләре 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе хезмәткәренә һәм Түбән Кама кешесенә хайваннар дөньясына битараф булмаулары һәм әйләнә-тирә мохиткә сизгер карашлары өчен рәхмәт белдерделәр. Алар металл койма арасында кысылып калган кыр кәҗәсенә беренче булып ярдәм күрсәттеләр һәм хәбәр иттеләр.
Агымдагы елның августында балыкчының «Кичке таң» дәүләти табигать тыюлыгы территориясендә урнашкан Иж елгасы ярында су биологик ресурсларын законсыз рәвештә тотуы ачыкланды.
Агымдагы елның октябрь аенда Югары Ослан аучылык хуҗалыгы территориясендә Питрәч авылында яшәүче утырган җиңел автомобиль туктатылды.
Республиканың өч аеруча сакланучы табигый территориясендә яңа аншлаглар урнаштырылды. Алар Мамадыш районының «Нократ», Биектау районының «Шорский» һәм Лаеш районының «Мишә елгасы тамагы» дәүләти табигать тыюлыкларында барлыкка килде.
Республика сулыкларында, салкын булуга карамастан, Кызыл Китапка кертелгән кошларны – ысылдык аккошларны күрергә мөмкин. Моны күреп борчылучы кешеләр аккошларны туңудан һәм ачлыктан коткаруны сорыйлар.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты тиешле рөхсәтсез саклана торган яки республика территориясендә табылган коралны, аңа патроннарны, хәрби кирәк-яракларны, шартлаткыч җайланмаларны һәм шартлаткыч матдәләрне үз теләге белән тапшырган өчен бер тапкыр акчалата бүләкләү каралган, дип хәбәр итә.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең гомуми бүлек башлыгы вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә.