ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Быел А.И. Щеповских исемендәге «Дала» комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый тыюлыгы үзенең 22 нче туган көнен билгеләп үтә. Бу аеруча саклана торган уникаль табигый территория ТРның Кызыл китабына кертелгән 40 тан артык үсемлек һәм хайван төре булган флора һәм фауна элементларын сакларга, төбәктәге экологик хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирде. Тыюлыкны төзү турында карар 2000 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән кабул ителде.


25
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

«Спас» комплекслы профильле төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре, Болгар музей-тыюлыгы белгечләре һәм район укучылары белән берлектә, тыюлык территориясендә алтмыш җиләк-җимеш агачы утырттылар. Балалар өлкәннәр белән алмагач, чия, слива һәм әстерхан чикләвеге үсентеләре утырттылар.


24
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты халыкның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында чаралар оештырыла.


21
октябрь, 2022 ел
җомга

Түбән Кама районында яшәүчегә РФ Җинаять кодексының «Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)» 256 статьясының 1 өлешендәге «г» пункты буенча Дала Зәе төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле территориясендә законсыз рәвештә су биологик ресурсларын тоткан өчен хөкем карары чыгарылды.


20
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Саба районында «Екатериновка авылы янындагы урман массивы» төбәк әһәмиятендәге аеруча саклаулы табигать территориясе булдырылды. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.


19
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Түбән Кама районы буенча районара бүлеге хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә кыр кәҗәсен коткардылар.

Көз – урман киекләренең чыдамлылыгын тикшерү вакыты. Аларга көннән-көн ризык табу кыенлаша. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, җәмәгатьчеләр, оешма хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары, аларга кыш уздыру җиңелрәк булсын өчен, ел саен республиканың аучылык биләмәләрендә «махсус ашханәләр»не ризык белән тәэмин итәләр.


18
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Һәрбер хайван да халыкара экологик бәйрәме булу белән мактана алмый, ә кондызның мактанырлыгы бар. Нәкъ менә бүген Халыкара кондыз көне билгеләп үтелә. Бу хайван гадәти булмаган яшәү рәвеше алып баруы белән игътибарны җәлеп итә һәм күптәннән әйтемнәр, мультфильмнар, халык әкиятләре һәм балалар китаплары герое булып әверелде.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетына мәгълүматны саклау буенча система администраторы-белгеч кирәк. 


14
октябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Казан (Идел буе) Федераль Университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының Табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану кафедрасы оешуына 10 ел тулуны тантаналы төстә билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International